Ләбиб Лерон: «Безнең нинди мәлебез?»
Язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән бүгенге һәм үткән заман, әдәбият һәм сәнгать, татарлык һәм маңкортлык турында сөйләштек.
- Ләбиб абый, нинди ниятләр белән йөргән мәлегез?
- Бөтен эшне изге нияттән башлап җибәрәсең... Әйбәт кенә барыр кебек, инде эшләнә дигәндә генә дөньяда вәзгыятьләр үзгәрә дә китә. Хәзерге заман спектакльләре шулай– ак полоса бара да, кинәт кенә ыгы-зыгы башлана. Тормыш – үзе спектакль.
2017 елда Йосыф Баласагунлыны (Йосыф Баласагунлы – 11 гасырдагы төрки язучы, «Котадгу белег» әсәре авторы – ТИ) китап итеп чыгарып булмасмы дигән ният белән тотынган идек, әлегә кадәр һаман эшләп булмый. Рәссам Булат Гыйльванов рәсем ясап, тышлыкны әзерләп, чыгарабыз гына дигәндә, килде чыкты менә шушы вакыйгалар...
Тормыш – кәнфит түгел. Кайчакта Ленин бабайның “Бер адым алга, ике адым артка” дигән сүзләре искә төшә. Әллә шул сүзләр чынлап та дөрес микән, димен.
- Бер адым алга, ике артка булгач, без артка барабыз булып чыга бит инде алайса.
- Артка барган кебек килеп чыга бит инде. Без хыялланып, өметләр белән яшибез. 80нче елларда коммунизмга барабыз, 2000 елларга бөтен кеше фатирлы була дип ышандырдылар. Барыбер артка булып чыга. Ахыр чиктә күктән төшә торган бәхет юклыгын аңлый барасың.
- Кайчан бетә соң бу хәлләр?
- Аллаһтан башка берәү дә әйтә алмый. Әллә нинди аңлашылмый торган дөнья бит хәзер. Әле кайчан гына коронавирус килеп чыккан иде. Кешеләр шәһәрдән чыга алмый интегеп, алдау-йолдауларга барып бетте. Аннан битлек кию китте, кимәгәннәрне полиция куулар... Соңыннан шаркылдап көлә торганга әйләнеп китте. Битлек салу тәртибе кереп бара бит, әле ишеттем, битлекне кигән өчен штраф кертү турында сүз чыккан.
- Дөнья тыныч булганда да кеше һәрчак зарланып тора. Нигә шулай икән бу?
- Мин хәзер хәзрәтләр белән аралашкач, догалар, вәгазьләр тыңлагач, укыгач, башкачарак аңларга тырышам. Яхшы ният белән максат куйсаң, ул тормышка аша дип беләм.
Бәхетле тормыш безнең буыннарга булды ул – булмады дип әйтеп булмый. Әмма сугышлар, кан коюлар да булмый калмады. Тормыш бәлки шулай булырга тиештер дә ул – ал да гөл генә булса, ул инде оҗмах булыр иде. Бу нисбәттән тәҗрибәләр дә ясап караганнар бит инде - оҗмах шартлары тудырсаң да, ахыр чиктә ызгышып, талашып, нидер булып бетә. Тормышның үз закончалыклары бардыр, кеше кыйналып торырга тиештер.
- Татар бу нисбәттән нинди стадиядә, Ләбиб абый?
- Татарның яшәү потенциалы, эчке энергиясе әле бар дип уйлыйм. Ул үз вакытын көтәдер. Алдан шаулап йөреп кенә эш чыкмый.
Узган гасырның 20нче елларында нидер чыккан булыр иде диючеләр бар, әмма ул чакта да каршылар булган. Көтмәгәндә шундый хәлләр булып куя – шундый чакта мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Акыллы, белемле, дөнья белән идарә итә алырлык егетләр шул вакытта берләшеп, дәүләтчелекне торгыза алсалар, башкача булыр иде. Өметсез шайтан гына, диләр.
Милләтне үстерим, яклыйм,саклыйм дип йөргән кеше ул барыбер шушы милләт өчен әсәрләр иҗат итәргә, шушы милләтне яшәтергә тырышырга тиеш. Менә без, иҗатчылар, язучылар - 300 дән артык кеше. Һәркайсы үзенчә уйлый, фикер йөртә, акыл һәм белем дәрәҗәсе төрле. Ләкин сөтнең каймагы булган кебек, аның да шул каймак өлеше буладыр дип саныйм. Әмирхан Еникиләр кебек уйлап иҗат итүчеләр. Без дә күпмедер дәрәҗәдә шул каймак булырга омтылабыз.
- Каймак булу барып чыгамы соң, Ләбиб абый?
- Әйе дип уйлыйм. Кемдер мөнбәрләр, трибуналар аша , урамнарга чыгып, шушыны эшли ала, кемдер язып. 90 елларда Ирек мәйданында шаулап йөреп, микрофоннардан төшмәгән язучылар булды - кайберләренең әдәбиятта әйткән сүзләре юк та кебек. Күпләр Ирек мәйданында күренмәсә дә, халык өчен шундый тетрәндергеч шигырьләре булган икән дибез менә хәзер. Һәркем үзенчә тырыша.
- Татар ни хәлдә соң?
- Халык арасында күп йөргән кеше күрә. Чувашстанда булсын, шул ук Курганда, Әстерханда, Башкортстанда - милләттәшләребезнең ничек яшәвен күрәбез. Матди яктан алар әйбәт тә яши торгандыр, әмма тулаем халыкны алганда, ул инде башка телдә сөйләшә, үзенең рухиятен, мирасын югалтып бара. 70нче елларда Әстерханда шаулап торган татар урамы, мәсәлән, бүген инде башка. Мәчетләргә татарлар түгел, башка милләт кешеләре йөри.
Безнең татарның барысын да харап итә торган әйбер – бердәмлек булмау. 1552 нче елларда да шул бердәмлек булмау, бер-берсен тарткалап тору, чабудан тарту булган. Дөньяда лидер милләтләр бар, аларның вәкилләре үзләре күтәрелсә, башкаларны тартып менгезә. Ә бездә киресенчә: кемедер алга чыгып, дәрәҗәгә ирешсә, көнләшү, тизрәк тартып төшерү, уңышсызлыгына сөенү, хөсетлек, аяк чалу башлана.
Язучылар турында “Безнең салым акчасына китап чыгаралар, очрашуларда бәлеш ашап йөриләр...” дип язалар. Үз машинамда, яныма өч-дүрт язучыны утыртып, рульдә йөреп кайтам икән, мин бит бәлеш ашарга дип бармыйм. Мин аны өйдә дә ашый алам. Кешене үсендереп торасы урынга аяк чалырга торучылар бар. Алга барып булмыйдыр да шул бердәмлек булмау аркасында.
- Аяк чалулар белән шәхсән очраштыгызмы?
- Фамилияләре белән әйтәсем килми. Әдәби фонд директоры булып эшләгәндә булды. Өлкән язучыларга, авыру иҗатчыларга, мохтаҗларга ярдәм итү теләге минем канга сеңгән. Фонд беткәч тә, иганәчеләр табып, бу эшне дәвам иттем. “Казан утлары”ннан киткәч, эшләми торган чак та булды. Әнә шул әдәби фондны торгызып булмасмы дип, Мәскәүгә бардык Гәрәй Рәхим белән. Мәскәүдә фондның рәисе - безгә булышырга тиешле кеше әйтә: “Үзегезнең язучылар “Боларга акча бирмәгез”, дип әйтеп калды. Без сезгә бирә алмыйбыз, безгә бит ул җитәкчеләр белән әле эшлисе”, - ди. Үзебезнең җитәкче урыннардагы татарлар шалтыраткан. Без инвалид иҗатчыларга, даруларга мохтаҗларга булышырга азрак матди ярдәм алып булмасмы дип барып, кукиш тотып кайттык.
Кайтып әйттем мин ул кешеләргә. “Без яхшы ният белән барып эш эшләмәкче булабыз, ә сез арттан пычак кадыйсыз”, дидем. Үзебезгә акча алырга йөрибез дип уйлаганнардырмы... Уйласаң, утырып еларлык чаклар булды. Күп булды инде ул андый чаклар.
Кешене сынар өчен аңа власть бир, диләр. Кайчагында кеше шулкадәр әйбәт кенә кебек, хакимияткә утырса, үзгәрә дә китә. Ханга, патшага әйләнә.
- Ә сез баш мөхәррир булгач үзгәрмәдегезме соң?
- Кеше хакимияткә килгәч, ул урынны үзенеке, үз милке дип уйлый башлый. Үзе дошман күргән кешеләрне якын китермәскә тырыша, туган-тумача, дус-ишен җыя.
Минем принцип: бу - минеке түгел! “Безнең мирас” журналы – ул минеке түгел. Миннән аласы үчне журналдан алырга йөрүчеләр дә булды. Дошман итеп, аяк чалып йөргән кешеләр хәзер дә бар ул. Ә мин дошманның да әсәрләрен бастырам, әгәр ул милләт өчен әйбәт икән. Журналга кагылышлы эшләрдә мин ул шәхси әйберләрне кертмим.
Иҗатчы мәйданда чыгарга тиешме?
- Данил Салихов: “Язучының төп коралы – каләм, ул урамга чыгып йөрергә тиеш түгел”, ди. Язучы ялкынлы публицист булырга тиешме?
- Тукай әйткәнчә, язучы ул дипломат та, язучы да, шагыйрь дә, көрәшче дә булырга тиеш. Әгәр милләт авыр хәлдә икән, язмышы кыл өстендә икән – ул берсүзсез мәйданга чыгарга тиеш. Кеше милләт белән кайнап яшәргә тиеш. Хәтер көннәрендә күренә ул.
Гәрчә, әйтәм бит, мәйданга килеп тә карамаучы иҗатчылар да булды, әмма шигъриятләре бик әйбәт иде. Мин чыгарга, көрәшергә тиеш дип саныйм.
- Халыкка авыр булган вакытларда әнә шул 300дән артык язучының тавышларын бик ишетмибез шул. Ялкынлы шигырьләр, әсәрләр, чыгышлар да ишетелми. Шул ук җанисәп вакытында нибары биш язучы үз фикерен белдергән дип санадык. Нишләп алай икән?
- Шушы саннар күп әйберне әйтә дә инде. 80нче елларда Язучылар берлегендә стенада Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган иде. Без – яшьләргә «Шушыларның 27ләбе язучы», дип әйтәләр иде.
Туксанынчы елларда ирек килгәч, сыйфат дигән әйбер бетте. Ул аксакаллар дигән әйбергә дә китереп сукты. Без яшь чакта аксакалларның һәр фикерен чишмә суы йоткандай сеңдереп тыңлый идек. Идарә утырышларында Әмирхан Еники, Сибгат Хәкимнәр, сүз тәмен белеп кенә, соңгы сүзне әйтеп куялар иде. Ул – закон! Хәзер күкрәк сугып, “Мин язучы!” дип йөрсәләр дә, ул кадәр тирән эз калдырган әсәрләр язучылар түгел.
Акыл сатып утырам, әмма үземнең кайсы яктан көчле икәнемне беләм. Ркаил Зәйдулла белән сөйләшкәндә дә әйткәнем бар. Шаккатмалы проза әсәрләре яздым дип санамыйм, әйе, юмор-сатирам бар. Хыялымда - тирән прозалар язу уе.
Шигърияттә, балалар әдәбиятында мин барыбер азмы-күпме сүз әйттем дип уйлыйм. Мин балалар өчен шигырьләрне балалар исеменнән язарга тырышам. Ә безнең күп кенә шагыйрьләрнең, бигрәк тә хатын-кызлар арасында, Әни булып язган шигырьләре күбрәк. Ул инде өлкәннәр өчен язган шигырь. Күбесе шул аерманы белми.
Үземнең бик үк көчле булмаган жанрларымны беләм – драма, мәсәлән. Ркаил Зәйдулла да әйтә, Туфан Миңнуллиннар дәрәҗәсендәге драматург түгелмен, ди. Бер пьесаны әвәләп куеп, үзен драматург дип йөрүче каләмдәшләр дә бар безнең. Ә мин китап кадәр китап чыгарып, үземне драматург дип санамыйм.
- Тирән әсәрләр кирәкме әдәбиятка?
- Бүген тирән проза бик сирәк языла. 80нче еллардагы “Казан утлары”н алып карыйсың – бөтенесе классик әсәрләр. Шунда ук Илдар Юзеевның поэмасы, шунда ук Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев... Бүген чыккан “Казан утлары”н бер 20 елдан ничек күрсәтерләр – белмим мин. Тарих иләгендә иләнеп калырлармы алар? Әллә шушы әсәрләрне язучыларны “Глыба” дип әйтербезме...
Әдәбият “сөйләп чыгу”га калып бара. Безнең замандагы “Вечный зов” киноларын Изауралар алыштырды, җиңел мәхәббәт әсәрләре безгә дә күчте. Хәзер әсәрләргә усал кайнана, явыз ирләрне кертәбез. Хатын-кыз язса, ирләр бик явыз була инде. Ир-атлар язса – үзләре әйбәт, хатын-кызлар яман.
- Язучылар турында сүз чыккач, Зифа Кадыйрова турында сорамый берничек тә булмый инде.
- Зифаның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән роле бүгенге көндә – укучы хатыннарны китаптан аермый тотып тору. Аның да үз вазифасы бар. Ул үзе дә “Мин язучы булырга омтылмыйм”, ди. Фирдүс Тямаев та әйтә бит үзен җырчы түгел, дип. Әмма ул популяр, аны халык ярата, ул шушы халыкны тотып тора. Габдрахман Әпсәләмовны да бит бик гади, романтик рухта, җирдән аерылганрак геройлар тудырып яза ди тәнкыйтьләгәннәр, әмма ахыр чиктә "ул татар укучысын китаптан аермыйча саклап калды" дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
- Нишләп тирәнтен яза торган язучылар бетте соң ул?
- Бөтенесе җиңел генә язарга өйрәнеп бетте. Ирек шулай тәэсир иттеме, шул 90нчы еллардан бетте. Иреген кыскач, кеше бит ул бәргәләнә башлый, эчендәгесе чыга башлый. Ә бөтен нәрсә иреккә чыккач, эчендә калмый берни дә. Бик күп язучыларның шулай яза алмый башлаган бер чоры булды. Ә менә Аяз абый киресенчә шул чорда ачылып киткәндәй язды. Флүс абый Латыйфи үлеп китте, бәлки, тирән әсәрләрне ул биргән булыр иде. Фантастиканы Заһид Мәхмүди алып бара алган булыр иде – бизнеска борылды. Элек Адлер Тимергалин, Радик Фәизов язалар иде фантастиканы, Заһид кушылган иде. Фантастикада тагын вакансия бушады...
Яшь иҗатчылар арасында зөбәрҗәтләр ялтырап-ялтырап киткәли...
- Талантлы яшь иҗатчылар бармы?
- Егетләр бик юк үзе, ә менә кызлар арасында ялтырап-ялтырап киткән зөбәрҗәтләр бар. Оригиналь образлар, фикерләр килеп чыкса, сөенәбез, өмет бар, бу кешегә игътибар итәргә кирәк, дибез. Татар менталитеты, татар рухы сакланган яклардан күренә алар. Актаныш, Мөслимнәрдән өмет итәм әле.
Без укыганда безнең тирәдән язучылар өзелмәде. Үзебез дә бик кызыксынып, эзләнеп тора идек, кичәләр гел уздырыла иде. Хәзер ул университетка онытканда бер генә барып киләләр бугай инде. Элемтә һәм мохит, аралашу кирәк. Йөргән бүре тамагын туйдыра, мәгърифәт нурын шулай йөреп кенә чәчеп була. Шәхесләр өчен телевизорның да роле зур, чөнки шуннан күреп беләләр, таныйлар безне.
- Яшьләр арасында да иярү, тема тарлыгы кебек бер әйбер бар шикелле.
- Иярү бар. Яшьләрне гел күзәтәм мин. Камал театрының кече залында кичә уздырдылар. Аларның шигырьләре берсеннән-берсе караңгырак, кара кучкыл. Урындыкларга басып, муеннарына баулар куеп, асылыну дәрәҗәсенә җитеп шигырьләр укыдылар. Аны безнең кайбер каләмдәшләр инде өнәмәделәр дә. Мин кабул иттем аларны. Чөнки шуны үтмичә, алга китә алмыйлар. Әгәр шушы рәвештән, өслүбтән чыга алмый калалар икән, алга китә алмыйлар.
Безнең Йолдыз, татар әдәбиятында күбебез белмәгән, мирас булган сүзләрне дә шигыренә матур итеп кертеп җибәрә. Әти-әнисе язучылар булгач, каннан да килә торгандыр инде. Аны яшьләр дә авыз ачып тыңлыйлар. Артыннан килгән күпләр аңа охшарга тырыша башлады. Ул шулай булырга тиештер дә. Рүзәлне кабатлаучылар да булды. Аның бунтарьлыгын, аның Такташларга, Мөдәррис Әгъләмнәргә, Зөлфәтләргә тартылуын кабатлыйлар.
Ул бит җыр сәнгатендә дә бар андый күренеш. Әмма кешенең үз йөзе булырга тиеш. “Иделем акчарлагы”нда да әйтәм мин аны, төрле темага язып карагыз, дим.
- Бер темада гына яту зыянлы инде алайса?
- Рәшит Гәрәй дигән бик әйбәт шагыйрь бар иде. Ул Габделхәй абый Сабитовлар, Белла Ахмадуллиналар белән укыган. Рәшит абый Евтушенко белән бер төркемдә укыган. Тегеләр үзләрен бик иркен тотып яшәгәннәр, безнең татар егетләре, күрәсең, тәртиплерәк булганнардыр, Рәшит абыйны комсорг итеп куйганнар. Бәлки, сәяси тәртипсезлекләре булгангадыр, Евтушенконы комсомолдан чыгаралар. Анда шушы Рәшит абыйның да роле булган.
Рәшит абый дөнья шагыйрьләрен өйрәнеп кайткан, анализлый белә, шәп яза. Ләкин татар әдәби тәнкыйтьчеләре, кайбер каләмдәшләре аны “авыл җырчысы”, диләр. “Синең арышлар, басу-кырлар турында яхшы килеп чыга” дип гел ишетеп торгач, үзе дә сизмәстән, Рәшит абый гел авыл турында яза башлады. Ләкин гел бер темага язган кеше, ул үзе дә сизмәстән, кабатлана башлый. Урыны җәннәттә булсын - басуга кереп китеп, шуннан чыга алмыйча адашып калды Рәшит абый. Мактый-мактый кертеп җибәрделәр, бәлки, көндәшлек, хөсетлек белән дә булгандыр инде... Аңа бөтен темага да алынып карыйсы булган дип уйлыйм мин.
Идеология булмау – үзе идеология
- Ә журналистика ничек сезгә?
- Журналистикада да өстән генә, җиңел язу китте. Мин гәрчә журналистлар берлеге әгъзасы булмасам да, журналистика буенча укыган һәм шушы өлкәдә эшләгән кеше. Әмма “Син кем?” дип сорасалар, барыбер үземне шагыйрь дим. Шагыйрь ул бөтен әйберне яза ала, прозаик яза алмаска мөмкин.
Бүгенге күп журналистларны журналист дип санап бетермим. Аларның күбесе корреспондент, очеркист, хәбәрче. Ә элек Аграновский, Овечкиннар ярты елга бер мәкалә язган. Шулар “Новый мир” журналына кереп китә – ул ярты журналны ала. Аннан аны политбюрода тикшерәләр, өйрәнәләр һәм карар кабул итәләр. 60-70нче елларда бу. Менә алар журналист! Ул экономист та, юрист та, географ та, укытучы да, агроном да, зоотехник та. Ул һәр өлкәне белә. Ул вакытта бит Интернет юк, бөтенесен каяндыр табып, өйрәнергә кирәк булган.
Хәзер журналист булам дигән кешегә бигрәк җиңел ул. Башны эшләтә һәм анализлый белергә генә кирәк. Минем акыллы материаллар яза торган журналистларны күрәсе килә.
Тирәнтен язу кире кайтыр ул. Дини әсәрләр безнең буынга эләкмәде, шул ук “Кыйссаи Йосыф”лар да соң чыкты, 80нче елларда гына. Аларны укыган булсак, Коръән тәфсирләре чыккан булса... Бездә шул идеология, сугыш, колхозлаштыру темалары инде.
- Идеология фикерләүне алыштырамы?
- Мин 90 елларда “Салават күпере”ндә эшләдем. Балалар шагыйрьләре шигырь китерә, мәсәлән, Нур абый Гайсин. Укыйм – яраклы шигыре юк. СССР дип язган шигырьләре, андый ил юк бит инде! Шундый идеологиягә нигезләнгән шигырьләр күп язылды балалар әдәбиятында. Балаларның эчен дөньясын, рухиятен идеологиясез язучы булмады.
Безнең чорның күп әсәрләрендә әнә шул темаларга язылды. Минем юмористик хикәяләргә дә керде пионерия тормышы. Бүген идеология юк. Әмма идеология булмау – үзе үк идеология кебек инде ул. Әнә шушы әтәк-сәтәкләрне язу – шушы заман тудырган идеология инде.
Шул ук җыр сәнгатендә дә “комбайннар” күбәйде – үзе ура, үзе суга, үзе җилгәрә. Сүзен яза, аның рифмасы-чурты да юк инде, көен яза, чыгып башкара... Шушы 15 ел эчендә күпме җырчы балкып алды да, юкка чыкты?! Классик әсәрләр, классик шигырьләр барыбер калды. Классик җырлар – яхшы әдәбият кебек яши.
- Театрларда да кабатлану дип зарланасың, Ләбиб абый.
- Театрда да шулайрак хәлләр. Бер әйбер кереп китә театрга – бөтен спектакльдә шул бер әйбер кабатлана. Әллә нигә бер барсаң күренми ул, әмма гел йөри башласаң… Дөбер-шатыр бию чорлары булып алды – спектакль саен концерт карарга килгән кебек.
Мин биюгә каршы түгел. Безнең тамашачы инде ул күз яше аша көлеп, елап, җырлап-биеп карый торган халык. Һинд киносын зерәгә генә яратмады инде ул безнең халык. Безнекеләргә кеше сугышканны карау һәм комедия кызык.
- Нигә алай?
- Хәзер бит туган туганын танымый башлады, сугышу кызык.. Ә бит ата-анаңны, туганнарыңны танымау, ызгышып яшәү – иң зур гөнаһларның берсе. Милләт тә таркауга әйләнә.
Нигә Лемон, Лимон түгел?
- Ләбиб абый, сез нигә Лемон? Нигә ул ЛИмон түгел, ЛЕмон?
- Әти Лимон дип кушкан булган. Күптән түгел генә нигә шундый исем куштың дип сорадым, элегрәк кыенсындым сорарга. Ул чорда заманы шундый - Термос, Тракторлар да булган. Әти тракторчы булгач, техниканы яраткач, Трактор дип тә куша алган булыр иде.
Лимон ул вакытта - татарның күчтәнәче. Ике әйбере бар иде татарның – һинд чәе һәм лимон. Шушыларны алып кайтсаң авылга – син инде зур кеше, прәннекләрең кирәкми дә. Бер кап чәй белән ике лимон алып кайтсаң, аны инде мактанып сөйлиләр.
Аннары лимон бит ул тәгәри. Аның алмасы да тәгәри инде дә анысы, әмма Алма булса, хатын-кызга якынрак дигәндерме әти... Менә шул лимон кебек тәгәрәп китсен, йөремсәк булсын, туктап тора торган булмасын, дип аңлата ул аны. Мин гел хәрәкәттә, тегендә, монда чыгып китәм, аралашудан, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табам.
Әти аны Лимон дигәндер дә, үзе Лерон булгач, исемне теркәүче Лемон дип язып куйгандыр дим. Батулла көлеп язды аны. Барлас абый: “Безнең Лемон дигән язучы бар” дигән дә Зөлфәт абыйга, Батулла ишетеп: “Әйеее! Лемон Грейпфрутович Әфлисунов!” - дигән.
- Нигә Ләбибкә әйләнде?
- Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй, мин – без бер бүлмәдә яшәдек. Ул чорда псевдоним, әдәби кушамат дигән әйбер чыкты. Аларның исемнәре “нормальный”. Минеке – Лемон Лерон, ничектер сәеррәк, бу исем белән әллә ни кырып булмас дип, без Ләбиб Азат дип кушкан идек. Туфан абый өнәмәде дә, Ләбиб Лерон дигәнен китереп чыгардык. Гарәп+фарсы сүзлегеннән эзләп таптык исемне, күңелгә ятты, аңлатмасы да әйбәт тоелды.
- Хәзер бит кешеләр киресенчә татар исемен инглизчәгә әйләндерә. Лемон Лерон калса, яңгырашлырак булыр иде.
- Менә безнең бер җырчы кызыбыз кызына Весна дип кушты. Гаҗәпләнмим. Күрәсең, шундый сәер исемнәр бирергә безнең кан тарта. Актанышта Кобра дип исем кушып, шуны Көбрә диеп йөртүләр дә бар бит әле. Шулай кушарга бит ул баш кирәк! Рево, Люция, Октябрь, Ноябрьләр, дисеңме... Экземалар турында безнең Хәсән Сарьяннар яздылар инде.
- Әтиегезне табуыгыз турында сөйләгез әле, Ләбиб абый.
- Табу дип... Әти бит ул авылдан 25 чакрым читтә генә яшәде. Мин аның кайда яшәгәнен белә идем.
Әни сөйләвенчә, кайнана проблемасы булган. Татарда бит кияү-теща проблемасы юк, алар гел дус, ә менә килен-кайнана проблемасы бар. Әнә шул бер-берсен өнәмәү булган анда. Мин тугач, әле тәпи дә йөрмәгәндә, әни аерылып кайткан. Әбиләр, әни белән яшәлгән инде. Әни алимент акчасын миңа бирә иде, аны нишләткәнмендер инде, хәтерләмим. 9 сум 73 тиен иде ул. Ә безнең бер ятим малай 25 сум ала иде. Аныкы артыграк булгач, бераз кимсенә идем дә әле. Минем ятимлек очсызрак була бит инде.
Кайчагында әтиләргә ияртеп алып баралар иде үзе. Әтине беренче күрүем хастаханәдә булды дип хәтерлим. Чыккач, әнигә әйткән беренче сүзем шул булган: “Мин аны озын дип уйлаган идем”, - дигәнмен. Мин аны хикәя итеп тә яздым, ул шулай атала да. Гел озын буйлы, киң җилкәле итеп күз алдына китергәнмен дә, бәләкәй генә әтине күргәч, хыял чәлпәрәмә килеп алган.
Әтигә тартылу алай бик көчле булмаган, күрәмсең, аннары бармаганмын. Үсмер чорда әтисезлек сизелә иде шулай да. Атта йөрисе килүләр истә. “Менә әти булса, атка атланып йөрер идем, тракторда гел басу сөреп йөрер идем” дип хыялланулар булды ул. Тугызда укыганда әни мотоцикл алып бирде – күңел күтәрелде бераз.
Мин әти янына кайту хыялы белән 30 яшьләргә хәтле яшәдем. Харрас абый Әюп безнең нәселгә туган тиешле, “асаба” нәселенә кергәнбез - җирле халык, “особенный” дигән сүзне аңлата. Әтине күрәсем килгәнне аңа да әйттем.
Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев белән февральнең кара буранлы төнендә кайтып төштек. Буранлы төндә әти кожаннар киеп, күрше авылга барырга җыенып ята. “Исәнме, әти!” дип күрешәм. “Нишләп туеңа чакырмадың?” диде әти, исәнләшүемә җавап итеп. Миңа шунда кыен булып китте. Акыллы кеше әтисен туена чакыра бит инде! Ә минем ул вакытта үги әти бар, чакырырга башыма да килмәгәндер инде. Марсель Галиев сөйли: “Карап торам, как будто болар кичә генә аерылышканнар да, бүген кайтып, “Исәнме, әти” дип күрешәләр...” – ди. Бер карасаң, ничә еллар күрешмәгән... Кочаклашып, елашырга тиеш кебек. Безнең очрашу менә шулай булды. Күчтәнәчләр алып кайткан идем - шул ук лимон, транзистор.
Үги әти мин тугызынчыда укыганда пәйда булды. Карап үстергән дип әйтеп булмый, әнигә хөрмәт йөзеннән якын иттем, дусларчарак мөнәсәбәт булды аның белән. 2011 елны әни, икенче елында үги әти вафат булдылар.
Хәзер әти белән телефоннан көн саен диярдәй сөйләшеп торабыз.
Киләчәк буынга ни өмет?
- Әтиләр-балалар темасына кереп киткәнбез икән… Хәзерге яшьләрне ничек бәялисез?
- Үзе өчен генә яшәү дигән ул әйбер турында кичә генә уйларга туры килде әле. Бер егет “Идел” журналына бәяләмә бирде. Журналист, 4 курста укый, татар егете, Кама Аланыннан, башлы егет, русча гына сөйләшә. Мин шуны аңладым: хәзерге яшьләр арасында битарафлар бар икән - аларга синең татарлыгың, халкың кирәкми. Бүгенге вәзгыятьтә аларның эшләре юк. “Пофиг”. Ул фотограф булырга тели һәм аның бөтен даирәсе шушыңа мөнәсәбәтле кешеләрдән генә гыйбарәт. Геройларының проблемалары кирәкми, ул аларны ишетми дә, тыңламый да. Мин үзе тудырган дөньяда гына яшәүче яшьләр буыны барлыгын аңладым.
Милләте язмышына битараф булмаган егет-кызлар да бар. Болар шул 90нчы елларда татар рухы күтәрелгән чорда татар мәктәп-гимназияләрендә укып тәрбияләнгәндер, бәлки. Мәйданнарга ияреп йөргән балалар болар – әйтик, Нурбәкләр. Менә шул буын калкып чыгар кебек.
Аннан соң бар “әтәй балалары” – күбесе зур урыннарда утыра. Министр да, хакимият башлыклары да булырга мөмкиннәр, чөнки әтиләре зур урында утырган. Милләт мәсьәләсендә дә, алга баруда да тормоз болары. Чөнки башлары бик эшләп бетерми, әтәйләре аркасында гына куелган балалар бит. Шулар берзаман идарә итә алмый башлап, системага зыян сала башларга да мөмкин дип уйлыйм мин. Менә шул вакытта акыл белән уйлый торган, хәзерге вакытта читтә тибрәлеп йөргән талантларга Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мөмкинлек ачылса, бөтен өлкәдә дә алгарыш китәр дип ышанам. Рәсәйне һәм Татарстанны күз алдында тотып әйтәм. Ул буын бар, ул калкып чыгарга тиеш. Низагларсыз, җәнҗалларсыз гына килеп, ата-бабаларыннан калган хаталарны төзәтергә тырышырлар дип уйлыйм.
- Сез бигрәк оптимист!
- Оптимизмсыз булмый! Мин яшь чакта бик пессимист кеше идем. Оптимизм кирәк дип уйлыйм хәзер, һәм аңа күпмедер өлеш тә кертергә кирәк.
2019 елда депутатлыкка сайланып йөргәндә Камил Кәрим, Алмаз Хәмзиннар белән өч районда йөреп алдык. Бер көнгә өчәр авылда халык белән очрашырга өлгерә идек. Алар чын мәгънәсендә халык язучылары, халыкны аңлыйлар. Шулар белән бергә күп кеше белән аралаштык. Авылдагы олырак буын инде ул ияреп кенәрәк бара. Ә менә авыл малайларының фикерләве икенче! Алар яңача, кайбер вакытта агрессив та карашта. Әмма татар авылларында җирлек бар, фикерле кешеләр бар. Төрле җирдә үсемлекләр әкрен генә үсә дә, аннары бер урман хасил итәләр бит. Яктылыкка илтә торган шушындый фикерле кешеләр урманы үсеп килә дип күрәм.
- Ул урман теге “американский клен” урманы булып, анда безгә урын булмаска мөмкинме?
- Безне гомер буе бер генә милләткә калдырып, бер генә телдә сөйләштерергә теләделәр. Әмма ул беркайчан алай була алмый. Табигатьтә чәчәкләр күп төрле булган кебек күп милләтле итеп яратылганбыз. Анда да кайбер төрләре югала... Уйлавымча, кайбер халыкларның югалуы ниндидер гөнаһлар өчен булгандыр. Кайчандыр данлы, шанлы булган халыкны мин югалыр дип уйламыйм.
Дөнья бит ул куласа - колесо, ягъни тәгәрмәч кебек әйләнеп тора. Кайберәүләр коелып кала, аста калып сытылганнары була, кайсылары ябышып яңадан өскә күтәрелә... Куласа шулай бер 100 ел саен әйләнеп ала, бер күтәрелә, бер түбән төшә. Бүген без кайсыдыр милләтләрне, халыкларны кыерсытабыз икән, алар берничә еллардан менә шулай өскә күтәрелергә мөмкиннәр. Сытылмас дип уйлаганнар аста калырга мөмкин. Аста калып та, куласа астында калмаганнар, котылу тапканнар бар – монысы инде стратегия дип атала. Алдан күрүчәнлек.
- Без ул куласаның күчәрендә түгелме ул – гел бер урында әйләнеп утырган?
- Тәгәрмәчкә кидергән чылбыр кырыенда дип уйласак, без әле барабыз дип әйтмәкче булам мин.
Ничек татар балалары үстерергә?
- Ләбиб абый, чын татар авылларында да балалар урысча сөйләшә. Сез шәһәрдә балаларны ничек татар итеп үстерә алдыгыз?
- Без өйдә татарча гына сөйләшә идек.
- Тагын нәрсә? Башка ысулы юкмы?
- Мине мохит тәрбияләде. Без укыганда бүлмәдә шундый мохит иде. Ркаил Зәйдулла Чувашиядән - чуваш, руслар белән аралашып үскән. Ләис – Башкортстаннан. Газинур Кукмарадан, анда марилар, удмуртлар бит инде. Мин гел татарча укыдым, Мария апа дигән бер рус телле укытучы ярты ай гына укытты мине. 15 көндә алган рус телем белән йөрим.
Безнең позиция – тулай торакта бүлмәдә русча сөйләшмәскә! Ркаил бик актив тотты бу позицияне, русча сөйләшкән кешегә кисәтү ясый идек. Аннары балаларга татарча исемнәр кушарга дигән фикергә килдек. Безнең бүлмәдә Мөдәррис Әгъләмов гел була иде, бер ел яшәде дә әле бездә. Аннан соң Нияз Акмал, Фәннур Сафин, Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗаннар, Марсель Галиевләр килеп-китеп йөри, без - сары томшыклы яшь чебиләргә җим - акыл биреп китә.
Өйләнә башладык... Беренче мин - 3 курста өйләндем. 5 кыз яшәгән бүлмәдә хатын белән кияү буларак бераз яшәдем дә әле. Баштарак кич җиткәч болар миңа: “Ләбиб, борылып тор әле”, дияләр иде. Аннары әйтеп тормый да башладылар инде – туганга әйләнеп беттек...
Аннан фатирга күчендек. Гадел Кутуй урамында подвалда иде ул, тәрәзәдән үткән-сүткәннәрнең ботинкалары гына күренеп кала, дымлы. Анда безгә кадәр, ялгышмасам, Нәбирә Гыйматдиновалар яшәп киткән иде. Аннары башка җиргә күчтек, беренче каты җир белән тигезләнгән иде анысының да, әмма дә ләкин кешеләрне буйлары белән дә күрергә була иде инде. Кышын 8 градус иде анда җылылык, авыздан пар чыга! Айсылу шунда торганда туды безнең. Әле беркөнне барып карадык – ул йорт әле дә шул килеш икән. Без кызлар, кияүләр белән килдек, фотоларга төшәбез, кычкырып сөйләшәбез, тегеннән: “Кто там?” – дип берәү аваз сала. Әһә, мәйтәм, тормыш дәвам итә.
Аннан без Язучылар берлеге ишегалдына күчтек. Аңарчы Матросов урамында яшәгәндә Ләйлә туды. Гел татарча сөйләштек, минем русчам да камил түгел иде. Актанышлар алар, чын татар авылыннан чыксалар да, гадәттә башка телләргә тиз бирешүчеләрдән, иммунитетлары көчле түгел. Хыялым буенча очучы булырга Самарага киткән булсам, язучы булмасам, марҗага өйләнүдән Аллаһы Тәгалә саклап калмаган булса, ул чакта балалар да рус булырга мөмкин иде.
Бакчага йөргәндә безгә “Балаларыгыз русча белми”, диләр иде. Ә минем ишеткән бар: балаларның баш мие губка кебек, тиз сеңдерә, хәтерләре көчле, үзләренә кирәкне тиз өйрәнәләр. “Ладно, ладно”, дип кайтып китәбез дә без боларга хатын белән, ә өйдә бездән бер сүз русча чыкмагандыр, гел татарча булды.
Аннары Аллаһы Тәгалә бер юлын ачты: 90нчы елларда СССР таркалганнан соң татар гимназияләре ачыла башлады. Айсылуны 2нче гимназиягә кабул иттеләр. Укытучысы әйбәт туры килде, таләпчән иде.
- Оныгы татар булган кеше генә чын татар, диләр. Килешәсезме?
- Хәзергеләргә авыр...
Күптән түгел бер әйбер ишеттем. Бер балага карында чакта гел туган телендә генә җырлар тыңлаталар. Тугач, ике магнитофон куялар: бер ягына башка телдәге җыр, икенче якта – туган телендә. Карында нинди җырны тыңласа, бала башын шул якка бора икән.
Карында русчаны күп ишеткән баланың канына шул сеңә. Хәзерге балаларның русча сөйләшүенең сәбәбе күбесенең әти-әнисе өйдә русча сөйләшүдән. Аларны яңадан татарга әйләндерү бик авыр. Үз агымына куйсаң, көрәшмәсәң – тәгаен урыска әйләнә. Айсылу ире белән русчарак сөйләшкәләп куя, без инде татарча сөйләшегез, дип, гел төзәткәләп торабыз. Оныклар татарчаны бик яхшы беләләр, әмма кайчакта бәләкәенә хәтле русча сөйләшеп китә бит аның. Без – әби-бабай тукып тормасак, бик тиз күчеп китәргә мөмкин алар башка телгә. 6-7 яшьләргә кадәр татар теле миенә кертеп калдырылса, хет 20 елдан булса да тел барыбер кире кайта ул.
“Методика дөрес булмаган, дәреслекләр бик авыр иде, шуңа биздердек” дип, сылтаулар эзләп маташтык. Системасы һәм стратегиясе булмаудан да килгәндер.
Татарның стратегиясе юк
- Милли стратегияне яздык ич.
- Ул кайчан язылды? Ул һичьюгы 90нчы елларда язылырга тиеш иде. Бөтен ситуациягә стратегия әзер булырга тиеш иде. Ярты ел, бер ел, 15, 20 ел өчен стратегия. Табигать фаҗигаләре вакытында милләтне саклап калу стратегиясе. Көтмәгәндә дошман бәреп керә, бомба килеп төшә – милләтне ничек саклап калырга? Ул хәзер дә юк. Стратегия булса, укымышлы затлы балаларны тәрбияли торган университетлар, институтлар булырга тиеш иде.
- Сез шуларны булдырыр өчен депутат булып сайланырга теләдегезме?
- Бар иде минем андый уйлар...
- Нишләп җиңә алмадыгыз?
- Җиңдем мин җиңүен... мин депутат була алмадым. Миңа әйттеләр – син җиңдең диделәр. Ә депутатлыкка башка кеше үтте... Аерма нидә? Минем максат депутат булу түгел, җиңү булган икән – менә кая аерма. Мин максатны “депутат булам” дип куймаганмын. Максат ул ачык, анык булырга тиеш. Әйттем бит шуңа – ниятең дөрес булырга тиеш.
Тукай премиясенә кандидат
- Сез - Тукай премиясенә кандидат. Лауреат булам дигән максат куйдыгызмы соң инде дөрес итеп ниятләп?
- 2015 елда мин инде кандидат булдым, анда миңа күренү генә кирәк иде. Кайберәүләрне борчыр өчен генә килгән идем – ниятем дөрес булмаган. Быел 19 кандидат. Берсе дә талантсыз кеше түгел. Үземне төшеп калган шәхесләрдән түгелмендер дип уйлыйм инде.
Без – талантлы халык. Язучыларыбыз арасында әйбәт язучылар күп, яшьләр арасында да сәләтле, матур язучы кызларыбыз бар. Әмма безнең бары Равил Фәйзуллин гына яшь чагында Тукай премиясе алып калган кеше. Мәһдиевне котлагач, әйткәне булды: “Әй Ләбиб, ул менә сезнең яшьтә кирәк иде. Аның миңа хәзер кызыгы юк”, - диде. 60 яшендә алгач... Канатланып яза торган вакытыңда ул стимул була. Алмаш булмаганга без 45 яшьтә дә яшь язучылар булып йөрдек, безне гел “яшь” дип йөрттеләр. Марсель Галиев “Кайчан олпатланасыз инде?” дип көлә иде.
Мин премиягә мохтаҗ да түгелмендер... Ләбиб Лерон дигән исемем кая барсам да ишекне ача хәзер. Гомер бит бара... Менә Флера апа Гыйззәтуллинага да 90 яшь. Ничә еллар ала алмады премияне... Хаксызрак алганнар да булды, урында утырганнар, күбесе онытылды да инде. Әлбәттә, бик лаеклылар да булды. Рус милләтеннән булып, татар милләте өчен күп эшләгән кешеләргә лаеклы бирелде. Мәсәлән, Александр Ключаревка ничек бирмисең?! Татар сәнгатен кайгырткан кеше, ноталар китаплары төзеп чыгарды, улы Эмиль татар телевидениесында эшләде.
Хәзер, башка милләт кешесенә ярыйбыз дип, теләсә кемгә бирә башладылар. Татар милләтенә булмаса, хет Татарстанга эшләсәләр дә ярар иде. Татар сәнгатенә бер катышы булмаган мари язучысына да бирдек. Опера һәм балет театрыннан директорга һәм ике яшь кешегә бирделәр. Иреннәрендә сөт тә кипмәгән егет белән кыз, алар ни эшләгән милләт, татар сәнгате өчен? Татар опера сәнгате өчен эшләгән Рафаэль Сәхәбиләрне һәм башкаларны кая куясың? “Матур гына” китеп барды...
Дөрес бирелергә тиеш ул. Кул кулны юган кебек булмасын иде дим инде. Ул язучыларга бирелә торган, шагыйрь исемен йөрткән премия. Кайбер елны язучыларга бирелмәде дә, Туфан абый шуңа күрә комиссиядән чыкты. Чыкты, чөнки аның сүзе үтми башлады.
- Ә кемнең сүзе үтә соң анда?
- Белмим кемнеке үтә торгандыр. Анда татарча белмәгән кешеләр дә бар, диләр. Шулар кандидатларга дөрес бәя бирергә тиеш булып чыга. Безнең идарәләрдә премия биргәндә дә хәзер үзебез укымаган, ишеткән генә, дустанә мөнәсәбәттә булган өчен генә тавыш бирелә гадәттә.
Жюри әгъзасы булганда гел хакыйкать яклы булдым. Мисал өчен, “Иделем акчарлагы”нда мин жюри әгъзасы, без – өч язучы, һәр кешегә аерым үз бәябезне куябыз. Аннан әле яңадан бәхәсләшәбез. Ялгышканыбыз булмады. Почти. Сирин исемле бер егетне куйган идек мәсәлән, ул үзе күтәрелеп кенә китә алмады. Шигърияткә килсә, үзе бик талантлы егет иде. Шәхеснең перспективасы да күздә тотылырга тиеш. Бу лауреат булгач, тагын нәрсәдер бирәчәк бит әле дигән.
«Бу минеке дип әйтәсе килә»
- Ләбиб абый, ә үзегез кайсы әсәрегезне глобаль дип саныйсыз? Шигырьләрегезнеме, пародияләрнеме?
- Минем балалар әдәбияты лаек дип саныйм. Гадәттә аерым бер “шикарный” китабы булырга тиеш дип шарт итеп куялар. Бер генә язучы да һәр китабын “алтын күкәй” итә алмый. Пушкинның да иҗатында иң югары күтәрелгән чоры дип “Бахчисарайский фонтан”ын әйтәләр.
Әле ярый ла ул кеше гел шигырь генә язса! Ләбиб Лерон кебек балалар өчен дә, олыларга да шигырьләр язса, пьесалар язгаласа, җәмәгать эшендә йөрсә, урамнан кайтып кермәсә?.. Ә бит шигырьне, яки инде әсәрне язар өчен уйлап утырырга кирәк. Зөлфәт Хәким кебек профессиональ булырга кирәк. Ул чагында син ниндидер җиңүләргә ирешергә мөмкин. Зөлфәт өеннән чыкмый романнар, әсәрләр язып, җиңүләргә дә ирешә. Кемдер декретта утырып эшләргә мөмкин. Безнең кебек гел юлда йөргәннәр каян өлгерсен! Шимбә-якшәмбе – минем көтеп алган көннәрем. Шунда үземнекен язам, яки санаторий-фәләнгә барганда шигырьләр туып өлгерә.
Премия бирелгәндә кешенең тулаем иҗаты күздә тотылырга тиеш. Кемдер анда “китабы юка” дияргә мөмкин. Хикмәт бит китапның калынлыгында түгел. Әсәрне аны сузарга мөмкин, Маяковский кебек юл санын арттырып та була, Дәрдмәнд шикелле кыска әйтергә дә мөмкин. Юка китабыңда да камил шигырьләр икән, идеясы-фикере бар икән, балалар синең мәктәпкә очрашуга килешеңә шул шигырьләрне ятлап сөйлиләр икән...
Мәктәпләргә, балалар бакчаларына элек тә чакыралар иде, хәзер дә чакыралар. Шул шигырь, юморескаларны ятлап, конкурсларда катнашалар. Балалар өчен язылган җырларымны Марат Фәйрушин, заманында Муса Маликовлар җырлады. Аннары хәзер менә “Салаватиклар”ның “Сары яфраклар”ын мәктәпләрдә дә җырлыйлар. Болар барысы да юктан бар булмаган бит, барысы да хезмәт нәтиҗәсе. Балалар өчен язылган пьесаларны спектакль итеп куеп, шулар белән җиңүләр яулап йөриләр икән – болар да бит нәрсәдер хакында сөйли.
Рөстәм Галиуллин яисә Рүзәл Мөхәммәтшин кебек яшь каләм әһелләре “остазым” дип әйтә, Алмаз Гыймадиевлар “Синең әсәрләрне укып үстек” ди, үзе шундый шәп итеп мәктәп балаларына юмор яза икән, димәк, минем өлеш бардыр. Мактану дип кабул ителмәсен. “Яшь ленинчы”да, “Салават күпере”ндә дә актив эшләдем заманында. Хикәяләр генә дә түгел, әкиятләрне дә заманча язарга тырыштым. Роза апа Хафизованың “Кирлемән” дәрәҗәсендәге әсәрләр дип саныйм үземнекеләрне дә.
Татарча беренче комикс китабы чыгарган кеше мин. “Таһир маҗаралары” дип атала ул. Батулланың “Малайлар шул комиксларыңда үстеләр” дип әйткәне дә бар.
Мөхәммәт абый бер сөйләгән иде. Арча электричкасында кайтканда берничә кешенең кулында Мәһдиев китабы икән. “Бу минеке бит” дип әйтәсе киләәәә, әйтеп кенә булмый”, - дип кызык итеп сөйләгәне истә. Димәк, гомер бушка үтмәгән. Минем дә шулай “бу минеке” дип әйтәсе килә.
«Безнең мирас» нинди журнал?
- “Безнең мирас” турында уңай бәяләмәләрне еш ишетәм. Нинди максатлар куеп эшлисез сез аны?
- “Безнең мирас” чыга башлаган беренче чорда халык сусаган иде, мирас әле кайтарылмаган иде, шуңа күрә интеллигенция журналны бик актив алдырды. Аннан соң журналлар артты, ә “Безнең мирас” бераз фәннирәк телдә чыга иде. Язучылар бер-берсенең әсәрләрен бик укымаган кебек, галимнәр дә бер-берсен әллә ни укымыйлар. Минем “Безнең мирас”ны һәркем өчен дә журнал итәсе килде. Миңа галимнәрнең фәнни телдә язулары кирәкми, фәнни-популяр телдә язулары кирәк. Минем аны тракторист Галиулла абзый да, савымчы Сәлимә апа да, унынчы класс укучысы да укырлык язма итеп күрәсе килә. Бик грамотасы булмаса да, әбиләре дә укысын аны.
Татар халкы өчен үзенең алтын приискаларына хәтле биргән Дәрдемәнд язмышын алыйк. Аның хәтта кабере дә сакланмаган, совет хакимияте ул урында завод салдырып куйган. Татарда мондый язмышлар бихисап. Төрле өлкә – әдәби, дини, табигый мирас – боларның һәммәсен колачлыйсым килде.
Мәктәп стена газеталары эшләп килгән, аннары “Яшь ленинчы”, “Салават күпере”ндә эшләгән кеше буларак, күпмедер дәрәҗәдә “Татарстан яшьләре”, “Казан утлары”, “Шәһри казан”да кайнаган кеше буларак, журналистиканы тоемлыйм кебек. “Безнең мирас” бик нечкә әйбер ул. Безне бит дин әһелләре дә укый. Әдәби басма булгач, “Казан утлары”, мәсәлән, интим әйберләрне дә үткәрә ала. Без Ркаил Зәйдулла язмасын керттек, ул анда Казанда фәхешханәләр булуын язган иде. Аңа да йөз чытулар булды. Ә ул бит булган, ул да бит мирас. Ул бит факт буларак кына телгә алына.
Язылу мәсьәләсе – бөтенебезнең дә авырткан җире инде. Рәтләнеп кенә киләбез, танылу алабыз дигәндә, бәяләр тагын күтәрелеп китте. Хәзер тагын сыйфат ничек булыр әле. Кире 90нчы еллардагы сары кәгазьләргә кайтып төшмәгәек дип торам. Эчтәлеге булса, аның кәгазенә түзәсең инде.
Җанисәп
- Ләбиб абый, җанисәп көннәрендә бик әсәрле шигырегез чыкты. “Сезгә дәшәм милләт козгыннары...” Кемнәрне күз алдында тотып яздыгыз аны?
- Ул 17 елда, татар теленә һөҗүм барган көннәрдә язылган. Ул чакта бит бик күп татар кешеләре үзләре татар теленә каршы чыкты, мин аларны күреп тордым. Шулай бервакыт татар кешеләре, безгә татар теле кирәкми дип чыгыш ясый башлагач, рус хатыны аларга каршы чыгыш ясады. Шушы кешеләргә – маңкортларга диим инде: “Нигә сез үзегезгә үзегез каршы барасыз, ата-бабаларыгыз алдында оят түгелме” дип әйтте. Маңкортлар татар теленә каршы чыккач, рус теллеләр үзләрен яклар дип уйлаган инде, каршы икәнен күргәч, шаккаталар.
Шул шигырь чыккач, тәэсире көчле булды. Бервакыт бер түбәтәйле, милли хәрәкәт тирәсендә йөргән бер агай кулын бирмәскә итә. “Каты әйттегез, кулны бирәсе килми”, - ди. Мин аңладым инде - балалары татарча сөйләшмәгәнгә авыр кабул иткән. Гәрчә үзе гаепле бит инде, үзе шулай итеп тәрбияләгән бит инде ул балаларын.
Шигырь 17 елда катырак язылган иде, мин ачу кайнаганга каты итеп яздым. Мин аны ачулы чакта язгач, тәэсирле булмас дигән идем, алай булмады. Аннары мин аны бераз йомшарттым, турыдан туры каты бәрәсем килмәде.
- Җанисәп буенча бары берничә язучы гына фикерен әйтте. Сез курыкмадыгыз үз сүзегезне әйтергә.
- Монда бит сәясәт куелган. Ә гади халык ике республикада да тынычлык яклы, ызгышу яклы түгел. Кем кулы уйнаганы да, җилнең кая искәне дә билгеле. Хакимияттә утырган кешеләр җан-фәрман тырышалар.
Актанышның теге ягында - Яңавылларда йөргәндә аурасыннан ук сизелә ул. Кушнаренко, Бүздәкләрдә йөргәндә, Туймазы, Шараннарны әйтеп тә тормыйм инде.
Безнең электән шулай бер йөрисе килә иде. Ул шушы җанисәпкә дә туры килде. Халык белән аралашып, үз күзләребез белән күрәсе, аңлыйсы килде. Ачулы кеше күрмәдек, без дә усалланып йөрмәдек, бер-беребезне аңладык. Анда бит үзебезнең халык, күпмедер башкортлаштырылган булсалар да, алар барысын да аңлыйлар. “Син башкорт” дип, көн саен тукып торгач, халыкның үзен башкорт дип саный башлавына гаҗәпләнәсе дә юк.
Татарларның бердәмлеге юклыгы күренә читтә йөргәндә. Җанисәп вакытында Воркутага кадәр бардык – татарлар бит бөтен җирдә! Әстерханда, Кырымга башка халыклар кереп килә. Татарлар йокымсырап утырадырмы инде... Мәчетләргә дә керәләр бу халыклар. Шуларны күреп, көчсезлегеңне танып, нишләргә дә белмисең. Шул ук Әстерханда Тинчурин эшләп кайткан, тагын күпме шәхесләрнең йогынтысы булган... Бер генә төбәктән дә күпме шәхес бит ул, ә шуларның күбесе онытылып бара. Безнең шикеллеләр барып, йөреп, аңлатмаса, яшьләр онытып бетерәчәкләр аны.
Кайбер авылларда яшьләр урысча сөйләшсәләр дә, йотылып тыңлаганнары булды. Татар теленең, милләтнең кыйммәтен кат-кат аңлатырга тырыштык. Шулай азрак тамызгалап йөрмәсәң – булмый. Татар интернет басмалары булуы нәтиҗәсеме, таныйлар, беләләр, кызыксыналар. Акчалата ярдәм итә алмасак та, рухи бер ярдәм күрсәтә алганбыздыр дип уйладык. Үзебезгә дә язарыбызга, сөйләребезгә байлык тупладык.
Мәскәүдә Әл-Фәхр ордены бирер алдыннан Равил Гайнетдин минем белән сөйләшә. Сезнең Башкортстанда йөргәннәрегезне карап тордык без, ди. Телевизордан интервьюыгызны гаилә белән карап утырдык, ди. Димәк, безнең йөргәннәрне күзәтеп, сөенеп, теләктәшлек белдерүчеләр булган.
Тагын шул стратегия мәсьәләсе бит инде ул. Шушы татар авылларында университет бетергән яшьләрне бер ел булса да эшләтеп кайтарырга кирәк. Шул ук язучыларны даими шулай чыгарып җибәрергә кирәк. Берәр ай шунда булып, аралашып, балаларны “Әйдәле, үскәнем, язып кара әле шигырь” дип, баштан сыйпап кайтырга кирәк.
Мөслим районының Уразмәт мәктәбеннән генә дә ничә язучы чыккан. Наис Гамбәр, Зөлфәт, Фәрит Гыйльми. Өч билгеле язучы чыккан бары Рәдиф Гаташның шунда практика үтеп, укытып йөрүе аркасында гына да! Рашат Низаминың Дөбъязда укытып кайтуыннан Рафис Корбан белән Зиннур Хөснияр монда Казанга килде. Мондый мисаллар тагын да бар ул.
Стратегиядә болар электән язылырга һәм менә бу элемтә өзелмәскә тиеш иде. Яшьләр арасында чын осталар сирәк булса да чыга без шулай еш йөрсәк.
“Юк дип әйтә белмәвем үзе дә милләткә хезмәт”
- Соңгы елларда гына чыккан китапларыгыз нигә юк?
- Менә йөрү бит инде ул үзе бер нәрсә. Мин планлаштырам үземчә: шимбә-якшәмбе хикәя сыманмы, я шигырь текстымы дигәндәй бер әйбер язарга уйлыйм. Аннан журналның мин эшлисе сәхифәләре бар. Эшлим дип кенә уйлыйм – минем телефонга, я почтага хәбәр килә: “Ләбиб абый, шигырьләремне генә карап чыгыгыз әле...” Түбән Камадан берәү җибәрә. Икенчесе Фейсбукта яза: “Ләбиб абый, пьеса куярга уйлаган идек. Авылда хатын-кызлар күбрәк, ир-атлар бик юк инде, шуңа күрә үзебезнең артистларга җайлаштырып, үзебезнең тормыштан алып бер пьеса язган иткән идем... Шуны, зинһар, карап чыгыгыз инде?!” Тагын берсе шигырь юллаган, тагын берәүсе – сценарий...
Берчак нерв киеренкеләнә, әйеме, мәйтәм, мин кайчан гына үз әйберемне язам соң монда?! Балалар өчен шигырьләр язарга уйлаган идем. Хатынга да әйтәм, ә ул: “Юк” дип әйтергә өйрән!” - ди.
Ничек “Юк” дип әйтергә соң? Менә бит ул пьеса язган. Ул миннән җавап көтә, миннән җылы өмет итә. Мине күргәне дә юк аның, әмма, нигәдер миннән көтә. Тегесе шигырен карап чыгар дип өметләнә. Боларның язганыннан йөз чөереп баш тартсам, үземнең шигырьне язам, дип утырсам эт сикерткән көйгә бер шигырь язылыр да, эштин-пештин чыгар, я бөтенләй илһам килмәс, вакытымны гына югалтырмын, дим. Юк, мин бу кешеләрне рәнҗетә алмыйм.
Шигырьләрен карап, шундук төзәтеп, почтасына салам. Пьесага тотынам – әйбәт кенә язган бу кыз, сюжет линиясен корган! Язып җибәрәм – сәгать төнге ике, йокламый, минем җавапны көтеп утыра икән. Беренче язылган әсәр өчен әйбәт пьеса чыккан, күңелгә тия торган урыннары бар. Булган хәлне тасвирлап, шуны сәхнә әсәренә әйләндергән.
Сәгать өч-дүртләрдә ятам – ә миңа 7дә торырга кирәк. Эчемдә сөенеч. Бу атналыкны бетердем, иртәгә үз эшемә тотынам, дип. Шушындый очраклар күп була.
Үзем язган әсәрләрне дә куялар. Менделеевскилар куеп яталар, дәүләт театрында куелмаган әсәремне гөрләтеп куеп, эшләп ятучы кызлар бар. Әгәр булышмасам, бәлки, бераз җитешсезлекләр дә китәр иде.
“Юк” дип әйтә алмаганга миңа киләләр бит инде алар. Бу әйберләр күп вакытымны ала минем, әмма шушы аралашуны, шушындый ярдәмне көтәләр бит миннән. Бу да шушы бер стратегия инде. Орфографик хаталарына кадәр төзәтәм. Әгәр бу пьесаны куеп чыгалар икән – минем дә бу спектакльгә өлешем кергән дигән сүз бит. “Чакырырсыз, килеп, карап китәрмен”, - димен үзләренә дә.
- Рәхмәт, Ләбиб абый!
Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында туа. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. 1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигез еллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. «Яшь ленинчы» газетасы,Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә, «Салават күпере» журналында эшли. Китаплары: «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана» (1993), «Таһир маҗаралары» (2000), «Кояшны кочкан малай» (2004), «Күрше тавыгы» һ.б.
Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш исемендәге (2000), Муса Җәлил исемендәге (2007) премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.