Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишеваның 20 килога ябыгу сере + бушлай рецептлар

Тамашачыга Римма Ибраһимованың кызы, “Татар радиосы” ди-джее һәм яшь әни буларак таныш Ләйсән Таишева 20 килога ябыгу серен чиште. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм” битендә язды.

news_top_970_100
Ләйсән Таишеваның 20 килога ябыгу сере + бушлай рецептлар

“Димәк, ябыгу турында күптән көтелгән пост. Кызганычка, ябыгу өчен могҗизалы дару төймәсе юк. Бала тапканнан соң 10 кило артык авырлыгым үзеннән-үзе тиз китсә, калган 10 килога каршы үзем көрәштем. Рационнан камыр һәм баллы ризыклар, майонезны сызып аттым, карабодай (ярый әле үлеп яратам бу ярманы), пешкән тавык ите, зәйтүн мае белән ясалган кыяр-помидор салаты, иртән суда пешкән солы ярмасына җиләк-җимеш салып ашауга күчтем. Кичке 6дан соң ашамадым.

Әмма үзем генә җиңә алмаган авырлык калды һәм тренер таптым. Ул ничек ашарга икәнен өйрәтте дә инде. Һәр ашаган ризыгымны (көнгә дүрт тапкыр) мин аңа төшереп җибәрә бардым. Аның белән танышкач та, иртән солы боткасы ашавымны дәвам иттем, әмма җиләк-җимештән бары тик грейпфрут белән киви гына калды. Минтай, горбуша балыгы белән дуслаштым. Тавык ите дә калды, гарнирга көрән дөге һәм карабодай ашадым. Ризыкларны суда, парда яки духовкада әзерләдем. Аштәмләткечләрдән исә диңгез тозы, борыч һәм лимон гына кулланырга ярый. Бу – төп меню. Минем очракта ул һәр ике атна саен үзгәреп торды, рационнан нидер алынды, нидер өстәлде”, дип яза Ләйсән.

Шул ук вакытта шатлыгы белән дә уртаклаша ул.

“Хәзер барлык иске киемнәремә сыям. Үземне яхшырак, ышанычлырак хис итәм. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: иң мөһиме башларга, ПП (дөрес туклану) + спорт – могҗизалар тудырырга сәләтле”, - дип яза ул.

Инстадуслары Ләйсәнгә рәхмәт һәм соклану сүзләрен белдергән. Алар арасында “Молодец, Ләйсән! Мин сине элеккеге фотоларыңны куясың дип торам” һәм “Бөтен халык шул ППда утыра, берсе дә нәрсә ашавын әйтми, син һәрвакыттагыча аңлаешлы итеп язып куясың!” дигәннәре дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100