Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишевага: «Харап инде, сездә генә бала»

Ләйсән Таишева улы Роланны видеога төшереп, Инстаграмга урнаштырган. Видеода Ләйсән улына татар телендә сораулар бирә, транспорт төрләрен күрсәтергә куша, Ролан сөенеп күрсәтә.

news_top_970_100
Ләйсән Таишевага: «Харап инде, сездә генә бала»
Ләйсән Таишеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Улымның траспорт һәм йөк машиналарына булган мәхәббәтен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый», — дип язган Ләйсән Таишева.

«Харап инде, сездә генә бала. Бездә бишәү, бер дә мактанмыйбыз», — дип ризасызлык белдергән бер ханым.

«Ошамаса — карамагыз», — дип җавап кайтарган аңа Ләйсән.

«Үзегезнең шәхси битегездә мактаныгыз», — дип язган башка инстачы.

«Бер Ләйсән генә күрсәтми бит, нигә аңа ярамый? Безгә бик ошый, бик сөйкемле, мәхәббәтле бала. Күз тимәсен. Әнисе матур итеп татарча сөйләшә. Афәрин, Ләйсән! Кемгә ошамый, үтеп китегез, мәҗбүри түгел», «Кешенен усаллыгына исең китәр. Ошамаса, карамаска кирәк, нигә бөтен дөньяга сибәргә әшәкелегеңне? Бик матур видео, әнисе саф татарча сөйли. Сау-сәламәт булсыннар балалар, куанышып яшәсеннәр», — дип яклаганнар Ләйсәнне.

Кечкенә Роланны яратып, транспорт министры һәм артистка тиңләүчеләр дә бар инстачылар арасында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100