Ләйсән Таишева: Балага нинди исем кушу — ата-ананың эше
"Татар радиосы" ди-джее Ләйсән Таишева әни булырга җыена. Ләйсән белән Александр узган ел Казанда шаулатып-гөрләтеп туй иткән иде.
![Ләйсән Таишева: Балага нинди исем кушу — ата-ананың эше](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/8/6/40a3c68d3c63d408bf1b076e793be4bda11e4c67b0a3de3636e40419a251.jpg)
— Ләйсән, йөклелек чоры ничек уза? Токсикоз борчымыймы?
— Бик шәп уза! Бернинди кыенлыгын сизмим. Токсикоз да булмады. Андый хәлләрнең булуын теләмим.
— Бәби кайчан туачак? Исем уйладыгызмы әле?
— Ноябрьнең ахырына көтәбез, Алла боерса. Кем икәнен дә беләбез инде. Ләкин бала туганчы, кем булуын һәм исемен әйтмәскә уйладык.
— Хәзер иске исемнәр кушу модада. Моңа карашың ничек?
— Иске исемнәр арасында да бик матур исемнәр бар. Әти-әнисе тели икән, кушсын. Балага нинди исем бирү — бары тик аларның эше, аларның теләге.
— Ләйсән, ничә бала алып кайтырга телисең?
— Алла теләсә, ике бала дип уйлыйм. Ә калганын тормыш күрсәтер.
— Бу көннәрдә тормыш иптәшең белән Төркиядә ял итеп кайттыгыз. Йөкле килеш чит илгә бару куркытмадымы?
— Ял итәргә барырга курыкмадым. Табибым да рөхсәт итте. Рәхәтләнеп су коендым, кояшта бик кызынмасам да, барыбер каралып кайттым. Без кайттык, икенче көнне әни (Татарстанның халык артисты Римма Ибраһмиова — автор.) ял итәргә китте.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/b49b5249a4a33680c50ca6d03fb3dc2fe582e5b823330bf61ac629699354.jpg)
- Булачак әниләргә нинди киңәшләр бирер идең?
- Актив һәм адекват булырга кирәк!

![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/1eee6b14c1e7afaee58133838ad350f9da6496f8aacf6bff484027e94e3d.jpg)