Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Үтәшева авылда кунакта: юмыйча чия ашаган, балык тоткан, кымыз эчкән...

Нәфис гимнастика остасы картәтәй белән картәнәе янындагы ялын видеога төшергән.

news_top_970_100
Ләйсән Үтәшева авылда кунакта: юмыйча чия ашаган, балык тоткан, кымыз эчкән...
https://www.instagram.com/liasanutiasheva/

Нәфис гимнастика буенча Россиянең атказанган спорт остасы Ләйсән Үтәшева Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында картәтәй белән картәнәе янында кунакта булган.

«Биредә күпме булсам да аз. Монда мин якыннарым янында янә кечкенә, һәр почмак балачакны, әнине хәтерләтә», — дип язган ул.

Спортчы картәтәе ясап куйган юыну бүлмәсен, мунчаны күрсәтә. Бакчага керүгә балачактагы кебек юмыйча чия ашый, карлыган җыя, картәтәе белән балык тота, елгада су чәчрәтеп уйный, фотога төшә.

Авылда ничек ашаганын күрсәтә ул. «Барысы да аерым, бергә болгатылмаган. Салат яфраклары, кыяр, помидор бакчадан, пешерелгән бавыр… Кымыз яратканымны сөйләгән бар инде. Бер генә камера да кымыз тәмен һәм исен сезгә җиткерә алмаячак», — ди видеода Ләйсән Үтәшева.

Спортчының виртуаль дуслары аның туган ягын онытмавына, кайтып йөрүенә һәм шундый видео төшерүенә соклану белдергән.

Инстачыларның берсе: «Картәтәй белән картәнәйгә мунча салып бирегез инде, сезнең өчен ул вак-төяк бит», - дип язган.

«Өлкән яшьтәге кешеләр андый үзгәрешләрне авыр кичерә. Кирәкми безгә ул дип әйтә», — дип җавап язган икенчесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100