Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сөнәгатова Свердловск якларына гастрольгә барасы көнне йоклап калган

Җырчы очкычка билет сатып алган, шул рәвешле ул хезмәттәшләрен куып тотарга уйлый.

news_top_970_100
Ләйсән Сөнәгатова Свердловск якларына гастрольгә барасы көнне йоклап калган

Казан шәһәр филармониясе артистлары бүген Свердловск якларына гастрольгә кузгалды. Иртәнге биштә автобуска утырып юлга чыгабыз дигәндә генә алар белән бергә барырга тиешле Ләйсән Сөнәгатованың юклыгы ачыклана. Администраторлар аның кесә телефонына 22 тапкыр шалтырата, ләкин җырчы татлы йокысыннан уянмый. 

«Гастрольләргә ничә еллар йөреп, беренче тапкыр мондый хәлдә калуым. Гадәттә, концерт буласы көнне таң белән китә идек, шуңа күрә мин уйламадым да, әйберләремне әзерләп куйдым да йокларга яттым. Эш планына карата игътибарлырак булырга кирәк шул, бик яхшы аңлыйм моны хәзер. Юлга бер көн алдан чыгасы дигән мәгълүматны күрмәгәнмен. Кичә 1 сентябрь иде, баламны уку елы башлану бәйрәменә әзерләү мәшәкатьләре дә зиһенемне чуалтты ахры. Коллективтан аерылып калуымны белүгә хис-тойгыларымны аңлатып бетерерлек түгел, поездга юньле урыннар калмаган иде, очкычка билет сатып алдым. Иртәгә мин аларны куып тотачакмын, Алла боерса. Концерт бүлеге мөдиребез Рәис Кавиевичның күзенә ничек күренермен дип шүрләбрәк торам инде, әлбәттә. Тормышта төрле хәлләр була, иң мөһиме исән-сау булыйк. Тамашачыларыбыз белән очрашуны көтеп калам!» — дип сөйләде безгә бу хакта Ләйсән Сөнәгатова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100