news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтованың «Көне-төне» клибы

Ләйсән Мәхмүтова көе, Альбина Бәширова һәм Ләйсән Мәхмүтова сүзләре.

news_top
Ләйсән Мәхмүтованың «Көне-төне» клибы
клиптан скриншот

Нигә генә күрдем сине,

Нигә генә яраттым?..

Белмисең дә, сизмисең дә

Бу дөньяда мин барын.

Син минем кояшлы көнем,

Син минем айлы төнем,

Бердәнберең булып кына

Яшисе килә минем.


Кушымта:

Нишлим инде хәзер, нишлим инде

Кабатлыймын исемеңне.

Бер дә уйларымнан чыкмыйсың

Көне-төне, көне-көне-төне.


Син минем татлы хыялым,

Беркем кирәкми бүтән.

Кайчан гына синең белән

Бергә булырбыз икән?

Көнләшер иде йолдызлар,

Күреп безнең сөюне,

Беркайчан да беркемгә дә

Бирмә, бәгърем, син мине.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар