Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтовага: «Басып булдыра алмагач, ятып булса да тырыша»

Казан филармониясе артистлары Сомбел Билалова һәм Ләйсән Мәхмүтова Инстаграм битләренә кызык видео урнаштырганнар.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтовага: «Басып булдыра алмагач, ятып булса да тырыша»
Салават Камалетдинов

Фитнес үзәктә артистларның һәрберсе үзенчә шөгыльләнә: кемдер «вакыт үткәрә», кемдер селфи төшерә. Инстаграм укучылары, филармония артистларына хезмәт хакын безлимитный фитнес аша биргәннәр ахры, дип фаразлый.

Йөгерү юлында (беговая дорожка) аунап-тәгәрәп ятучы Ләйсән Мәхмүтова инстадусларының кәефен аеруча да күтәргән.

«Самый яхшы спортсмен монда Мәхмүтова. Басып булдыра алмагач, ятып булса да тырыша»;

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Спорт это всё !!!!!!! Кто молодец ? Я молодец !!!! Самая спортивная девушка страны ??????? Какой вариант лущщще ???? Артисты Казанской городской филармонии рулят @kzn.filarmoniya !!!!!!!! @rezeda.sharafieva @sembelbilalova @secret4marina @rafael___yakupov @almazkhasanov90 #юмор #смех #дубль #вариант #второйплан #оскар #россия #татары #татарстан #татарлар #казань #казан #спорт #артисты #эстрада #певица #татарартистлары #татарскиеартисты #актриса #жырчылар #татаржыры

Публикация от Ляйсан Махмутова (@laismaxm)

«Ләйсән, син чукынып төштеңме соң?»;

«Сиңа карап минем дә лишний майларым кимеде», — дип көлешкән инстачылар.

«Ник син генә ауныйсың соң? Башкалар нормально бит», -дип кайгыручы да табылган.

Җырчы Гөлнара Габидуллина «Мәхмүүт, бантигыңны сакла. Без банта это не Мәхмүт», — дип язган.

Әлеге видео җырчыларның фигурасын тикшерергә дә сәбәп булган. Сөмбел Билаловага «Сөмбел, красивая попка», — дип комплимент калдырганнар.

Салмак кына шөгыльләнүче Резедә Шәрәфиевага:

«Беркая да ашыкмыйсыз», — дигәннәр.

«Аның мае юк бит, кая ашыксын», — дип җавап кайтарган икенче инстачы.

«Болай „каты йөгерсә“, тагын да ябыгып бетәчәк бу», — дип тә язганнар.

Чынлыкта видео кәеф күтәрү максаты белән төшерелмәгән икән. Ләкин артистлар бөтен серне дә чишеп бетермәгәннәр.

«Менә шулай булды әле, җәмәгать. Бер ел фитнес-центрга барган юк иде. Бүген сьемка ясадык та… йөрисе килеп китте инде хәзер. Нәрсә төшергәнебезне бик тиздән күрерсез», — дип язган Сөмбел Билалова инстаграмында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100