Ләйсән Мәхмүтовадан «Тәмле» салат рецепты
Һәрбер катны майонез белән сыларга кирәк.
«Тәмле» салаты өчен ингредиентлар: ит, кишер, бәрәңге, гөмбә, суган, сыр, чөгендер, майонез, бизәү өчен - виноград һәм әстерхан чикләвеге.
1кат: пешкән ит;
2 кат: пешкән һәм угыч аша чыгарылган кишер;
3 кат: пешкән һәм уылган бәрәңге;
4 кат: кыздырылган гөмбә белән суган
5 кат: уылган сыр;
6 кат: пешкән һәм угыч аша чыгарылган чөгендер;
Салатның өстен виноград һәм әстерхан чикләвеге белән бизәргә.