Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова мәрхүм әти-әнисе турында: «Алар бу дөньядан җиңел генә китмәде»

Татар эстрадасы җырчысы, Зө-Ләй-Лә төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова Инстаграм битендә әти-әнисе — Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның фотоларын куйган. «Әтигә 82 яшь тулыр иде», — дип искә алган ул. Җырчы әти-әнисе турында хатирәләрен дә язган.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова мәрхүм әти-әнисе турында: «Алар бу дөньядан җиңел генә китмәде»
Владимир Васильев\архив

Бүген әтигә 82 яшь тулыр иде. Сагынасызмы, дип сорыйсыз. Дөресен әйткәндә, «Алар бу дөньяда юк инде», — дигән уй да килми башка, алар гел якын, монда гына сыман. Без шулай үстек, гел аларны көтеп, менә-менә кайтырлар дип, хәзер дә нәкъ шулай. Кешеләр килеп: «Эх, әти-әниең иртә киттеләр», — дигәч кенә уянып китәсең.

Әти белән әни бу дөньядан җиңел генә китмәде, тик хәтердә бары матур, таза чаклары гына саклана. Күз алдына һәрчак җәйге кояшлы вакыт килеп баса һәм алар икесе дә елмая, көлә… Тәмләп чәй эчәләр, күз алдында гел бергә торалар…

Таныш һәм таныш булмаган кешеләр әти-әни турында матур төшләр күргәннәре турында сөйлиләр, язалар. Укучылар да әти турында җылы сүзләр белән искә алып сөйли. Әти-әнием белән горурланам, бик шатмын. Онытмавыгыз, укыган догаларыгыз өчен рәхмәт, алар өчен шуннан да кадерлерәк бүләк юк», — дип язган Ләйсән Мәхмүтова.

Ләйсән Мәхмүтовага халык та теләктәшлек белдергән: «Рухлары шат булсын! Яратам да соң, иске фотографияләр карарга! Сез бигрәк иҗади гаилә шул!», «Урыны җәннәтнең түрләрендә булсын», «Ләйсән, алар бит бик матур пар иде, Исламия апа - чын татар хатыны. Үзләре чибәр, күз явын алырлык, мин аларга бик соклана идем», «Искитмәле артистлар иде, Исламия апа бик матур җырлый иде», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100