Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова: «Кыр казлары артыннан… китте әни, әти янына»

Социаль челтәрләрдә Исламия Мәхмүтова белән хушлашалар.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова: «Кыр казлары артыннан… китте әни, әти янына»
Салават Камалетдинов

"Кыр казлары артыннан ....китте әни, әти янына", - дип язган кызы Ләйсән.

«Йолдыз китте. Зур һәм якты. Мәңгелек якты хатирә. Чын күңелдән гаиләсенең кайгысын уртаклашам», — дип яза ilmira.zh

«Бу постны язмасам, минем тарафтан оятсызлык булыр иде. Исламия апа… Беләм, инде хәзер соң. Тик исән чакта Сез миннән ул рәхмәт сүзен ишетеп калдыгыз.

Мин үземнең режиссёрлык сәләтемне дә хәм бу эшнең никадәр җаваплы булуын да нәкъ менә Сез язган «Син бит минем бергенәм» әсәре буенча ачтым. Мин бу әсәрне Тинчурин театрының репертуарыннан алынганын белә торып та, аны кабат сәхнәгә алып мендем. Балтач сәхнәсен тутырып зал тулы тамашачы килгән иде ул көнне. Моңарчы концертларга гына килә торган тамашачы спектакль карарга килгәннәр иде. Беренче тапкыр. Зал тутырып. Белсәгез шулчактагы бәхеттән аккан күз яшьләрен…

Тамашачы белән бергә җылап утырдым. Барысы да югары дәрәҗәдә иде. 4 нче курс студенты гына булсам да ул чакта, профессиональ дәрәҗәдә куелды ул. Чөнки әсәр көчле. Чөнки ул әсәрнен эчендә яшәп була. …Беләсезме, иҗат итүдән туктап, тормышымны бүтән юнәлеш белән бәйләсәм дә, шушы әсәрне сәхнәгә тагын бер куяр өчен, мин иҗатка кабат әйләнеп кайтачакмын. Рәхмәт, мәңге сүнмәс, көчле иҗатыгыз өчен. Истәлелегез итеп мин ул спектакль язылган дискны Ләйсән Мәхмүтовага, Лилия апага тапшырырмын. Күптән кирәк иде, беләм. Тик һаман соңга калам…» — дип язган Гөлинә Шәйхи.

«Китте… Үзе генә, ләкин үзе белән тулы бер чорны алып китте… Тыныч йокла, рухың шат, урының җәннәтнең түрендә булсын… Синең исем күңелләрдә мәңге сакланыр…» дип яза munirshakirov

«Урыннарың җәннәт түрендә булсын, Исламия апа. Үзең киттең, җырың калды. Ходаем, калганнарга сабырлык бир», — дип яза gelusamalikovna

«Әнинең бик яраткан дусты Исламия апа белән Мамадышта очрашкан идек. Фотобыз истәлеккә калган. Безнең яраткан Исламия апабыз», — дип язган Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия.

«Театр һәм кино королевасы китте…» — дип яза Винарис Ильегет.

«Мәскәү тамашачысы Исламия Мәхмүтованы бик җылы кабул итә иде. Якты хатирә, урыны җәннәттә булсын!» — дип язган zamancha

«Исламия апабыз… Урының җәннәт түрләрендә булсын. Син безнең йөрәктә», — ди liliya_karimovna

"Халкыбызның бөек шәхесе, яраткан артисткабыз, күп дәрәҗәле исемнәргә ия булган Исламия апа Махмутова арабыздан китеп барган... Минем тормышымда зур эз калдырган, бик тә ярдәм иткән гаилә алар! Хәлил абыебыз да, Исламия апа да..." - ramil_hairutdinov

Исламия Мәхмүтова белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтә Тинчурин театрында була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100