Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова инстаграм дуслары белән «бәхилләшкән»

Артист шушы инстаграм бетә дип көтеп утырганны дөнья бетәчәген көткән вакыт белән чагыштырган.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова инстаграм дуслары белән «бәхилләшкән»
Владимир Васильев

Инде менә ике көн буе инстаграмда утыручы блогерлар, җырчылар инстаграм бетә дип ду килә. Күбесе телеграм канал ачып, аның сылтамасын сәхифәләренә кат-кат язып элде.

Артист Ләйсән Мәхмүтова бу гомуми шаукымга иярмәгән. Телеграмга да теркәлмәгән. Бары тик инстаграм дуслары белән генә «бәхилләшкән»

«Дуслар, инстаграм бетә дип сөйлиләр. Бөтенесе дә бәхилләшә. Кем белә, барысы да булырга мөмкин. Минем телегерам каналым юк. Шуңа күрә, мин дә сезнең белән бәхилләшеп куям. Сезнең белән бик күңелле иде. 

Театр училищесының соңгы курсында укыган вакытта дөнья бетәчәк дигән сүз чыкты. Шул вакыйганы ничек итеп көткәнебез исемдә. Ашханәгә төштем дә, бөтен степендиямне ашап бетердем. Бетәчәгенә шикләнгән идем шикләнүен, әмма алай-болай була калса дип, рәхәтләнеп ашадым. 

Сау-сәламәт булыйк, дуслар. Барысы да яхшы булсын», — дигән ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100