Ләйсән Мәхмүтова Илсөя Бәдретдинова белән бергә төшкән һәм чыкмый калган фильмыннан кадр күрсәтте
Ләйсән Мәхмүтова Илсөя Бәдретдинова белән бергә төшкән һәм чыкмый калган фильмыннан кадр күрсәтте
Ләйсән Мәхмүтова, Илсөя Бәдретдинованың туган көненә багышлап, пост урнаштырган.
Күптән беләм. Синең мондый дәрәҗәгә менүеңә бик шатмын, горурланам, яратам һәм хөрмәт итәм.
Син - батыр хатын, көчле хатын, чәйнәүләрдән дә курыкмыйсың, чәйнәсеннәр әйдә, иякләре кыйшайсын, ләкин... минем бик тә, бик тә бәхетле булуыңны телим. Синең миңа сөйләгән хыялларың барысы да чынга ашсын.
"Җыен талантлы кешеләрнең туган көннәре бара. Нәстә дип язсам да, аз булыр.
Күптән беләм. Синең мондый дәрәҗәгә менүеңә бик шатмын, горурланам, яратам һәм хөрмәт итәм.
Син - батыр хатын, көчле хатын, чәйнәүләрдән дә курыкмыйсың, чәйнәсеннәр әйдә, иякләре кыйшайсын, ләкин... минем бик тә, бик тә бәхетле булуыңны телим. Синең миңа сөйләгән хыялларың барысы да чынга ашсын.
Барсы да үзең ат кебек эшләп тапкан малың, әзрәк ял иттерәсе килә сине, хәер, син ялларда озак ята алмассың...
Һаман безне шаккаттырырлык җырлар телим. Иҗати кешегә ул бик мөһим һәм кирәкле нәрсә - илһам канатлары талмасын, очарлык дәрт бирүче тамашачылар күбәя бирсен. Бәхетле бул!
Нормаль фотолар болай да күп, монысын куйдым, кайчандыр бергә төшкән, әмма тәки чыкмаган фильм. "Аклы, каралы". 2012 ел", - дип язып куйган Ләйсән Мәхмүтова.
"Кызый, люблю не могу", - дип язган Илсөя Бәдретдинова.
Дуслары фильм ник чыкмады дип кызыксынган. "Авторствога бәйле проблемалар булды", - дип җавап язган Ләйсән Мәхмүтова, әмма фильм турында бүтән аңлатма бирмәгән. Илфак Шиһаповның шундый исемдәге әсәре булуын искә төшерсәк, бу шул фильмнан кадр булуы ихтимал.
"Татар эстрадасындагы ике хатын, утны да, суны да кичәләр, чабып барган атны да туктаталар", - дип язганнар Ләйсән белән Илсөя турында.