Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваның президент хатыны буласы килә икән

Иҗади гаиләнең чираттагы видеосы Татарстан президенты сайлауларына багышланган.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаеваның президент хатыны буласы килә икән
Салават Камалетдинов

Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән яңа видео төшергән. Алар бик актуаль тема сайлаган. Видео Татарстан Президенты сайлауларына багышланган.

Видеода Ләйсән тиздән президент сайлаулары җитүен искәртә һәм иреннән: «Президент буласың килмиме?» — дип сорый.

«Юк, нәрсәгә кирәк миңа президент булу? Аның өчен баш кирәк, матур сөйләргә, берәр партиягә (ЛДПР, „Бердәм Россия“) керергә, иртән торып тәрәзәдән урам якны төшереп, Инстаграмга куярга кирәк», — ди.

Ә Ләйсәннең барысына да үз җавабы бар: «Башың бар, димәк, миең бар, анысы булгач, акылың бар. Ул синең тирәндәрәк кенә урнашкан. Кирәк чакта бик матур сайрыйсың, кайчакта үзем дә эреп йоклап китәм. Берәр „Гаилә партиясе“ оештырып бирермен. Барлык гаиләләр синең өчен тавыш бирер. Иртәнге 6да үзем уятырмын, икенче катка менеп, тәрәзәдән бакчаны төшереп, хәерле иртә теләп, Инстаграмга куярсың», — ди ул.

«Юк, Президент буласым килми. Нәрсәгә кирәк соң ул миңа президент булу?» — ди Булат.

«Сиңа кирәк булмаса, миңа кирәк. Син берәр кайчан минем турында уйлыйсыңмы? Минем дә Президент хатыны буласым килә», — дип елаган була Ләйсән Гыймаева.

«Елама, елама. Президент булу өчен нәрсә эшләргә кирәк әле?» — дип өметләндерә хатынын Булат.

Яңа видео инстачыларның күңелен күтәргән. Канәгать смайликларның чуты юк. Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары шәп киңәшләр дә биргән:

«Гаиләдә партия, сайлаулар оештырып, ничек тә шул ике катлы йортка президент итеп сайлагыз инде Булатны, кызлар. Менә президент хатыны, кызлары буласыз»;

«Ләйсән, җырлаучылар партиясе оештыр. Бик күп бит алар. Булатны президент итәчәк алар»;

«Нәрсәгә сиңа президент хатыны булу? Булатның хатыны гына булып тор».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100