Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваның кызы Кырымның "Лучистый" лагерында агуланган

Ләйсән Гыймаеваның кызы Кырымның "Лучистый" лагерында агуланган

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаеваның кызы Кырымның "Лучистый" лагерында агуланган
Кырымның “Лучистый” лагерында агуланучылар арасында Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары да булган. 

Хәзер иҗади гаиләнең кызлары өенә кайткан. Бу турыда җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә. 


Алданрак Ләйсән Гыймаева, кызлары савыккач, кире лагерьга кабул итмәүләре турында ачынып хәбәр иткән иде.

“Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда "Лучистый" лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 әйдаман) агуланып, хастаханәгә эләгуе турында күпләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 июльдэ хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. 
Бүген тагын бер яңалык килеп иреште - аларны "Лучистый" лагеры җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул уңайдан, якшәмбе, 21 июльдә махсус рейс белэн балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар савыккан нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата, “без терелдек”, “без сәламәт”, “яңадан лагерьга барасыбыз килә” диләр... @damirfattakhov министр хәтле министр балалар янына барып бу хәлгә ачыклык кертә алмагач, кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә...” - дип язган ул.

Шулай ук җырчы “ашханәдә бер бозылган ризык ашадылар инде алар, без шулай уйлыйбыз, дөресен барыбер безгә беркем әйтмәячәк”, - дип тә өстәгән иде.

Инстачыларның бер өлеше җырчыга теләктәшлек белдереп, балалар өчен имин ял оештыра алмаучыларны ачулана:

“Судка бирегез”

“Менә сиңа!? Балаларның ялы беркемне кызыксындырмый!! Җавап тотсыннар балаларны рәнҗеткәннәре өчен, башта агулану, аннан кире кайтарып җибәрәләр! “

“Диңгез бик салкын, Ләйсән, борчылмагыз”.

“Балаларны лагерьга кире кайтармаска уйлаганнар икән, психологлар аңлатып тынычландырыр өчен балалар белән сөйләшергә тиеш булгандыр инде”.

Ә икенчеләре исә, шундый хәлләрдән соң да җырчының баланы лагерьда калдырырга теләвенә шаккатуын яза:

“Аллага шөкер, исән-имин калган балалар. Шунысы бер куаныч, кире бармаганнары хәерлерәк”.      

“Шундый хәлдән соң да баланы калдыралармы инде? Хәлсезләнгән организм өчен тагын авырга туры килә бит. Баланы уйларга кирәк".

“Мондый хәлләрдән соң мин баламны анда калдырмас идем”.

“Диңгез качмас, өйгә алып кайтыгыз! Иң тынычы шул булыр!

“Алла сакласын! Ярый, исән-сау калганнар. Диңгез чукынсын”.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 вожатый) агуланып больницага эләгуе турында куплэрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдэ больницага элэккэн балаларның хэле 2-3 коннэн соң яхшырды, лэкин... аларны хэзер больницадан чыгармыйлар! Балаларның җэйге ялларын дэвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Буген тагын бер яңалык килеп иреште- аларны «Лучистый» лагеры җитэкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янэсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшэмбе 21 июльдэ махсус рейс белэн балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгэн. Без, ата- аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмэу алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хэзер балалар терелгэч нигэ лагерьга кабул итмилэр? Алар көн дә елап эти- энилэренэ шалтырата, «без терелдек» , «без сәламәт» , «яңадан лагерьга барасыбыз килэ» дилэр... @damirfattakhov министр хэтле министр балалар янына барып бу хэлгэ ачыклык кертэ алмагач кемнэн ярдэм көтэргэ? Э безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итэсе, дингездэ коенасылары килә... @doluchistii

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100