news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваны күрше малае туган көне белән котлый: «100 яшькә кадәр үлмәгез»

Җырчы котлау видеосын инстаграмда үз сәхифәсенә куйган.

news_top
Ләйсән Гыймаеваны күрше малае туган көне белән котлый: «100 яшькә кадәр үлмәгез»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга күршеләре дә кергән. «Туган көннең иң шәп котлавын күрсәтмичә калдырганмын бит. Кәефегез күтәрелсен әле, курше малае Аслан котлый, бик җитез, акыллы, оста егет ул безнең», — дип язган ул.

Видеода күрше малае кулына тоткан җиләк-җимеш кәрзине артыннан чак күренеп тора. «Ләйсән апа, сезне бәйрәм белән котлыйм! Сез картаймагыз, 100 яшькә кадәр үлмәгез! Балаларны саклагыз!» — дип теләкләр тели Аслан.

«Зәйнәпне сиңа сакларбыз инде», — ди Булат Бәйрәмов.

Инстачылар күрше егетенең дөрес тәрбия алуын сизеп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар