Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваны ирен ашатмауда гаепләгәннәр

Җырчы Ләйсән Гыймаева үзенең “Instagram” челтәрендә кызыклы видео белән уртаклашкан. Әлеге видеода ул кичке ашка нәрсә пешергәнен сөйли.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаеваны ирен ашатмауда гаепләгәннәр

Ниһаять, бакчаларда яшелчәләр үсте. Кыярлар, кишерләр, кабаклар һәм башкалар. Ләйсән Гыймаеваларның да яшелчәләре өлгергән, шуңа күрә ул нәрсә пешерермен микән дип башын ватып йөрми. Бәйрәмовлар гаиләсе көндез таш кабак ашаса, кичен кыяр ашый икән. Әле десертка кишере дә бар.

Ләйсәннең сәхифәсенә язылучылар төрле фикерләре белән бүлешкән.

“Кичке ашны Булат пешереп ашатсын, гел хатын гына пешерергә, димәгән”, “Булат, дөрес! “Мужикларга” ит кирәк”, “мин дә бүген иргә: “Ит ашамыйбыз, ашказанны ял иттерергә кирәк”, - дидем”, - дип язганнар.

Бер ханым: “Кызыңа ит ашат, җаный. Фигура дип бигрәк сез. Тотар җирең дә булсын бит ул”, - дип язган.

Әлеге видеоны шаяру гына дип кабул итәргә кирәк. “Хатын әйтсә – хак әйтә! Татар хатыннары мәкале”, “Ләйсән, сездән менә дигән театр артисты да чыккан булыр иде. Бигрәк килештерәсез инде”, - дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100