Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваның Диваниясе җырчыларга агуын чәчә - кызык видео

Җырчы челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистларны гаепләүчеләргә ишарә итеп видео төшергән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаеваның Диваниясе җырчыларга агуын чәчә - кызык видео
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official

«Дивания Критиковнадан сәлам. Дивания Критиковна персонажының сүзләре җырчыларның аккаунтында язылган комментарийлардан алына», - дип кисәтә ул. Бу видео Ләйсән Гыймаеваның инстаграмдагы сәхифәсендә чыкты.

Бит алмаларын кызарткан, кызык итеп киенгән Ләйсән Гыймаева диванда ятып, ләвәш ашый-ашый, җырчыларны сүгә. 

«Һава торышы да начар, башым да авыртып тора. Кәефем дә юк. Теге көнне куып чыгаргач, дустым да үпкәләде. Кая, җырчыларның да кәефе бозылсын әле. Агуымны чәчеп чыгыйм. 

Кара-кара, бу сетевойлар бигрәк азды. Кытай кремы сата, имеш. Торгаш! Катык белән күкәй сөртәсең дә бетте-китте.

Беләм инде мин ул химияне. Кирәге бар! Акчага кызыгып, шул сетевойга керәләр бит гел! Кая, языйм әле! Сикереп йөрүләрең бетте хәзер, бүтән җырламаска уйлыйсыңмы әллә син? Буржуиннар! Бетте баш! Сез җырламасагыз, кемгә агуымны чәчәм инде мин хәзер?

Шуны эчеп ябыгалар. Күрдем инде. Әнә берсе шуны эчә-эчә кабарып беткән. Бар, урамга чыгып, ике-өч круг йөгереп кер», — ди ул.

Аннары «яздым әле» дип канәгать киерелеп куя. 

Җырчыларны орыша торгач, Дивания Критиковнаның башына да икеләнү керә. «Карале, бу сетевойга үзем дә кереп карыйм микән? Әллә чынлап миллионнар эшлиләр инде?» — ди ул.

Инстачылар шаяртуны ошаткан. Мактаулар язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100