Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаевага: «Кеше турында уйлап та карамыйсыз, тотып ябарга бөтенегезне дә»

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның карантин вакытында башка шәһәрләргә баруы тамашачыларны чыгырдан чыгарган.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаевага: «Кеше турында уйлап та карамыйсыз, тотып ябарга бөтенегезне дә»
Салават Камалетдинов

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов Мәскәүгә мәҗлескә барганнар. Ләйсән аэропортның буш булуын хәбәр иткән, мәҗлестән матур фотолар элгән. Тик әлеге хәл инстачыларда ризасызлык тудырган. «Вирус котырган вакытта Мәскәү юлын таптарга кирәкме сезгә? Сезнең ишеләр аркасында бөтен дөньяга таралды бит инде ул. Үләсез икән акча дигәндә. Шулкадәр ваемсыз буламы инде өч бала ата-анасы? Мәҗлестәге өстәлләрне төшереп җибәргән буласыз, кемгә кирәк соң ул мондый вакытта? Кеше турында уйлап та карамыйсыз, тотып ябарга бөтенегезне дә. Иртәгә сумка белән акчаңны чыгарып күрсәтергә онытма», — дип ачуланган Ләйсән Гыймаеваны бер хатын.

«Мәскәү — Казан арасын беркем япмаган! Саклану чараларын күргәндә Камчаткага да барырга була. Минем беркемне дә нишләргә кирәклеген өйрәтеп язганым юк, ничек шулай чит кешене өйрәтергә була ул?» — дип аптыраган җырчы. Тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән аэропортта битлекләр киеп төшкән фотосурәтен куйган ул. «Казанда кайда матур маскалар бар? Языгыз әле! Кайткач киеп йөрермен, я теге хатын эзләп табып, бикләп куяр», — дип шаярган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100