Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаевага каенанасы: «Нишләп улымны ачуланасың? Ул бит минем төпчек балам»

Яңа видеоны ахырына кадәр карагыз.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаевага каенанасы: «Нишләп улымны ачуланасың? Ул бит минем төпчек балам»
Салават Камалетдинов

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева яңа видео төшергән. Видеоны «Һәркемгә үз баласы» дип исемләгәннәр.

Видеода аларның төпчек кызлары Зәйнәп планшет карап утыра. Әтисе Булат Бәйрәмов: «Көне буе планшет карамыйлар», - дип ачулана. Ә әнисе Ләйсән Гыймаева: «Нишләп ачуланасың аны, ул бит минем төпчек балам», - дип яклап чыга.

Аннары Булат рәсем ясап утыручы уртанчы кызы янына килә. «Көне буе рәсем ясап утырасың, бүлмәңне җыештыр», — дип ачулана. Ләйсән Зифаны да яклап чыга.

Олы кызга да чират җитә. «Нишләп көне буе гитара уйнап утырасың, савытларны ю», — ди әтисе. Әнисе олы кызын яклап, алдына утыртып сөя.

Ләйсән Булатны: «Ник носкиларыңны җыеп йөрмисең?» — дип ачулана. Шулвакыт инстачылар көтмәгән финал була. Булатның әнисе: «Нишләп син минем улымны ачуланасың, ул бит минем төпчек улым», — дип алдына утыртып сөя.

«Ана өчен бала 50, 60, 70 яшьтә дә бала булып кала шул инде», — дип нәтиҗә ясаган инстачылар.

Тәрбия ягыннан бу видео дөрес түгел диючеләр дә бар. «Берең ачуланганда, икенчегез дәшмәскә тиеш», — дип язган видеоны чын итеп кабул итүче берәү.

Иҗади гаиләнең дуслары арасында әби өчен борчылучылар бар: «Әби өчен мин генә борчыламмы соң?», «Әниеңне сытмадыңмы? Аякларыңны күтәреп менеп утырдың»; «Аяклары авыртмады микән инде бу апайның».

Булат белән Ләйсәнгә атказанган исемен дә бирергә тәкъдим иткәннәр, театр артистлары була алыр идегез, дип тә үсендергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100