Ләйсән Гыймаевага иренен нинди төскә буямаска кушалар?
"Син битк нәфис, башка тон кирәк", - дип яза Ләйсәнгә инстадашы.
Җырчы Ләйсән Гыймаева инстаграмга чираттагы селфиен куйган. Әлбәттә, җырчыны тикшерми калмыйлар.
Берәү Ләйсәннең иннеген ошатмаган.
"Ләйсән, иренеңне шундый төскә буяма. Син үзең бик нәфис, җиңелрәк тон кирәк", - дип киңәш бирә ул.
"Ярар", - дип җавап язган Ләйсән.
"Сез бик сабыр", - дип сокланалар Ләйсәнгә инстадашлары. Яраткан җырчыларын тәнкыйтьләгәнне ошатмыйча, Ләйсәнне юатучылар да бар. "Эт өрә тора, бүре йөри тора. Әшәке көнче этләр!", "Бетермәгез үзегезне", - дип язалар аңа.