Ләйсән Гыймаевадан «Капчыкта тавык» рецепты
Кибеттән алган катлы камыр белән пешерергә кирәк.
Ингредиентлар өчен суган, гөмбә, кишер, тавык боты, катлы камыр, яшел суган, сыек май, тоз, борыч.
Эш тәртибе: ⠀
Суган белән гөмбәне вак итеп турарга;
Кишерне угычтан чыгарырга;
Туралган суганны, гөмбә белән кишерне табада кыздырырга, тәмләткечләр салырга;
Икенче табада тавык ботларын кыздырырга;
Катлы камырны җәяргә, шакмаклап кисәргә, башта кызган ингредиентларны салырга;
Соңыннан тавык ботын куеп, яшел суган белән бәйләп, мичкә озатырга
⠀