Ләйсән Гыймаева үзенең күлмәкләреннән генә торган гардероб бүлмәсен булдырырга тели
Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гыймаева Инстаграм битендәге укучыларына сәхнәгә кигән күлмәкләрен кайдан алынганын һәм аларны кая куячагын язган.
“Күлмәкләр турында сорауларга җавап бирәм. Күп очракта тектерәм, бик сирәк кенә сатып алам. Бервакыт сатып алган күлмәгемне өч җырчы кызда күргәч, күңелем кайтты. Шуннан соң гел тектерә башладым. Иң курыкканым - кабатлану, шуңа күрә һәрвакыт яңа эскизлар эзлим, яңалык табырга тырышам. Күңелгә ошаганын озак вакыт кияргә дә мөмкинмен, ә ошамаганын башкача үзгәртеп тектерәм яисә шкафның иң өстәге киштәсенә 3-4 пакет эченә тыгып куям. Типа, тиз генә эзләп таба торган булмасын.
Искеләрен сатмыйм, сораучылар булса дус-ишләргә бирәм, калганнары шул килеш эленеп тора. Кайберләрен (ялтырап торганнарын) уйнаганда балалар киеп йөри, идәннән өстерәп. Хыялым - минем генә күлмәкләрдән торган бүлмә чаклы гардероб булдыру. Башкаларда минеке кебек модельдә тектерелгән күлмәкләрне күргәнем бар, ләкин сүз әйтмим, димәк, "кабатлану" аларга ошый”, - ди Ләйсән Гыймаева.