Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева яшьлек эликсиры «уйлап тапкан»

Иҗади гаилә Җиләк Кычытканова образында кызыклы видео төшергән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева яшьлек эликсиры «уйлап тапкан»
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов кызыклы видеоларын инстаграм дусларына тәкъдим итүләрен дәвам итә.

Бу юлы иҗади гаилә яшьлек эликсирын тәкъдим итә. Яңа видеода Җиләк Кычытканова вакцина әзерләү белән мәшгуль.

Видеода иҗади гаиләнең олы һәм төпчек кызлары да катнаша. Алар Ләйсәннең яшь чагын уйный.

«Җиләк апа, яшәреп киткәнсең, ахры?» — дип сорый Булат.

«Теге вируска каршы үземнең вакцинаны уйлап чыгармакчы идем, нәрсәнедер күбрәк салганмын, ахры. Мин көткәннән дә яшьрәк килеп чыктым. Тик төчкерсәм, кире үз хәлемә кайтам», — ди Ләйсәннең яшь чагын уйнаучы олы кызы.

Җиләк Кычытканова төчкергәч, янә үз хәленә кайта. Картаясы килми дип өстәлдәге «вакцина»ларны эчә һәм артык эчеп нәни балага «әверелә». Шулай итеп, иҗади гаиләнең видеоларында нәни кызлары Зәйнәп тә катнаша башлаган.

Инстачылар яңа видеоны һәрвакыттагыча сокланып һәм яратып кабул иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100