Ләйсән Гыймаева "Яшьлегем чишмәләре" җырына флешмоб башлады
Ләйсән инстаграмга гитарада уйнап җырлаган видеосын урнаштырган.
"Яшьлегем чишмәләрен" мин беренче тапкыр 2003 нче елда башкардым, һәм бу җырым халык арасында бик тиз популярлашты, радио-телевидение хит-парадларының беренче урыннарыннан төшмәде. Ә быел "Яшьлегем чишмәләре" җыры чыкканга 15 ел. Шул унайдан без флешмоб игълан итәбез! Әгәр сезнең арагызда бу җырны яратып башкаручылар булса, #яшьлегемчишмэлэре15 хештегы белән инстаграмга урнаштыра аласыз. Барлык башкаручыларны да мин инстаграм битемә урнаштырып барачакмын. Ә иң куп лайк җыйган җырчыны концертыбызда катнашырга чакырам. Бергәләп рәхәтләнеп сәхнәдә бу җырны җырларбыз!" - дип язган Ләйсән.
Флешмобта катнашучылар инде бар. Мәсәлән, Данил Галимов:
Флешмобта җырчының кызы Таңсылу да катнашырга булган.
Флешмобта катнашучылар инде бар. Мәсәлән, Данил Галимов:
Флешмобта җырчының кызы Таңсылу да катнашырга булган.