news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева “Туган ягым – гөлләр иле” җырын башкара

Ләйсән Гыймаева “Туган ягым – гөлләр иле” җырын башкара.

news_top
Ләйсән Гыймаева “Туган ягым – гөлләр иле” җырын башкара

"Туган ягым гөлләр иле"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Сәлимә Шәмсина көе


Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлгә тиң таллар иле.
Ефәк кебек сызылып кына
Аткан ал таңнар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Борынгы Болгар иле.
Бүген көрәштә, хезмәттә
Җиңгән батырлар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар