Ләйсән Гыймаева төнлә унбиш тапкыр уянган баланы йоклату ысулын уйлап тапкан
Төнлә бөтенләй йокламаучы сабыйлар да бар икән.
Ләйсән Гыймаева инстаграмдагы сәхифәсендә пеленкага чорналып яткан бала фотосын күрсәтте.
«Вакыт дигәнең шул хәтле тиз уза, безнең бу бәләкәй түтәйгә дә иртәгә 8 ай була. Әле кайчан гына сөенә сөенә, минем бала иртәнге алтыга чаклы уянмыйча йоклый дип язганымны искә төшердем. Ә хәзееер… төнлә 15 тапкыр уяна, көндез дә күп дигәндә 1 сәгать йоклап ала, аның да ярты сәгатен кулда тирбәтергә кирәк. Соңгы көннәрдә менә шулай пеленкага төреп йоклата башладым, әмма пеленка гына кечерәйгән», дип яза ул.
Шулай итеп, нәни Зәйнәп төренеп кенә йоклый икән.
Нәни бала үстерүче инстачылар да 7–8 айлык сабыйларның йокламавын яза. «Төрлечә йоклатабыз», диләр.
Төнлә бөтенләй йокламаучылары да бар икән. «Минем улыма 7 ай. Төнлә кайвакыт гомумән уйнап чыгабыз. Кайвакыт әллә ничә тапкыр уяна. Көндез ярты сәгать йоклап ала, берничә тапкыр. Минеке генә түгел икән шундый. Әмма еламый», дип яза бер ханым.