Лəйсəн Гыймаева Рамил Шәрәповка балаларын Бəйрəмовалар дип атауны тыйган
Лəйсəн Гыймаеваның балалары "Балалы солянка" концертында катнашкан. Җырчы алып баручы Рамил Шәрәповка дәгъва белдерә: балаларны дөрес фамилия белəн игълан итмәде, ди ул. Рамил Шәрәпов бу дәгъвага җавап йөзеннəн Инстаграм битенə видео яздырып керткəн.
Лəйсəн Гыймаева исə: "Ə менə мин белсеннəр өчен яздым! Иремне, аның Əнисе хакын яклап язасым килде. Монда бернинди дə гаеп эше күрмим", - дип язган.
Соңыннан алып баручы Рамил Шарапов бу темага карата җавап буларак, видео яздырып Инстаграм битенə кертте:
- Көчле алкышлар белəн сəхнəбез түрендə Абашева...
- Рамил, нинди Абашева булсын? Ул əтисенең псевдонимы гына. Əтисенең чын фамилиясе - Мотыйгуллин.
- Димəк, сəхнəбез түренə Мотыйгуллина...
- Юк инде, Рамил! 1988 елда кияүгə чыккач, иренең фамилиясен алды. Иренең фамилиясе - Бирдебиков.
- Ну, димəк, сəхнəбез түрендə Бирдебикова...
- Юк, юк инде, Рамил. Ире бу фамилияне ошатмаганга күрə Кудайкулов фамилиясен алган.
- Юк, Кудайкулова булдымы, Бирдебиковамы əллə Мотыйгуллинамы?
- Уф, бөтен фамилиялəрне бутап бетердең син!
- Яшь алып баручыларга киңəшем шул: артистның җиде буын нəселенең биографиясен белмичə, паспортын карамыйча сəхнəгə чакырмагыз", - ди Рамил Шәрәпов видеода.
"Молодец, Рамил, дөрес җавап", "манчыды", "кем канəгать түгел иде, шул аңлар дип уйлыйм бу видеоны күргəч", - дип комментарийларда язганнар.