news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева нәрсәдән курка?

Булат Бәйрәмов үзенең “Instagram”ындагы шәхси сәхифәсенә бер кызыклы видео урнаштырган. Әлеге видеода Ләйсән Гыймаеваның куркып чинаганы күренә.

news_top
Ләйсән Гыймаева нәрсәдән курка?

Баксаң, Ләйсән Гыймаева ямьсез, шакшы песиләрдән курка икән. “Өч кыз табарга курыкмаган хатын нәрсәдән курка дип уйлыйсыз?” – дип язган Булат видео астына.

Видеода исә Ләйсән песидән курка. Ул үзе дә: “Әйе, куркам! Бетле, сасы, йолкыш, ике күзе ике якка караган, ач, ямьсез урам мачыларыннан! Теге мачы нәкъ шундый иде...”, - дип язган.

Булатка язылучылар арасында Ләйсәнне кылануда гаепләүчеләр бар. “Инде бигрәк кыланасыз тагын, чинаган булып, песидән курка, имеш, әкият чыгарып ятмагыз инде, авыр кешеләре бит сез”, “иии, кыланчык, ашамый бит ул кешене”, “кыланып та куя инде... Шул кадәр акырмасын”, - дип язганнар.

Булат исә аларга: “Кылан әле, дип әйтсәң дә, кылана белми шул хатыным! Кыланчыклар нинди буладыр инде ул. Көлүе һәм куркуы һәрвакыт аның “отдуши”!”, “Александр Македонский һәм Наполеонда да шундый ук куркулары булган”, - дип җавап кайтарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар