Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Мәхәббәтегез шундый көчле булсын!»

Җырчы Ләйсән Гыймаева Инстаграм сәхифәсендә төпчек кызлары Зәйнәпнең балалар бакчасында төшкән видеосын урнаштырган. Әлеге видеода Зәйнәп бер малайны кочаклый, башына да сугып ала, теге малай хәтта елап та җибәрә.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Мәхәббәтегез шундый көчле булсын!»
Абдул Фархан

«Мәхәббәтегез шундый көчле булсын!» — дип язган Ләйсән Гыймаева әлеге видео астында.

Кайбер инстачылар аптырашта калган.

«Бу вакытта тәрбияче кайда булды икән? Нигә бу әни балалар белән үзе генә? Үз кызын шулай мыскыл иттертмәс иде. Бер дә матур да, көлке дә түгел. Мин үзем тәрбияче», — дип язган бер ханым.

«Монда сез әнине кайда күрәсез?» — дип аптыраган җырчы.

«Юмор хисе белән начар икән сезнең. Иренми язып утыргансыз шуны. Тәрбиячеләргә шундый мизгелләрне төшереп алганнары өчен рәхмәт», «Мыскыл итү юк монда, башына чүкеч белән китереп сукмаган. Сез балалар бакчасында озаграк эшлисез бугай, ял итеп алырга кирәк», — дип җавап биргәннәр инстачылар дәгъва белдерүче ханымга.

Кайбер инстачыларны әлеге видео борчуга салган.

«Бу малайның әнисе нәрсә дияр икән? Ярый ла, аңлый торган кеше булса. Аңламаса, кирәгегезне бирер!»

«Сезнең кебек булса, аңламас. Балалар сугышалар да, дуслашалар да», — дип җавап кайтарган Ләйсән.

«Көлеп үлә яздым, афәрин, Зәйнәп! Ярата да, шул ук вакытта кыйнап та ала», «Бу малай өйләнгәч тә шундый сабыр булырмы икән? Җавап бирми, түзеп утыра», «Кызлар кия кызыл ыштан, безгә карасы да юк, кызлар хәзер үзе килә, барып аласы да юк», «Хәзерге заманда егетләрнең кочаклаганын көтсәң, афәрин, Зәйнәп», «Кызларга мәхәббәт алданрак килә шул, малайлар ул вакытта һаман машина белән уйный», — дип язган әлеге видеоны яратып караган тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100