Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның «85 тулганда» клибы

Гөлүсә Шаһбан сүзләре, Хәмид Маткәримов көе

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның «85 тулганда»  клибы
https://vk.com/gimaeva.bairamov?z=photo-68908417_457245046%2Falbum-68908417_00%2Frev

«85 тулганда»


1.Кайчанда бер миңа да бер 85 яшем тулса,

Озын кара чәчләремә ап-ак бәссләр кунса,

Атлаганда бөкерәеп, таякларга таянып,

Иртән азапланган чакта басалмый аякларга.

Йомшак ипи кисәген чәйгә манып эчкәндә,

Яшьлек җүләрлегем диеп исемә төшергәндә.

Күңелдә яшәү нуры инде сүнәм дигәндә,

Күзләремә җан кисәгем җен булып күренгәндә.

Бүген бәлки соңгы көн диеп, йоклап киткәндә,

Кайчан да мин бер уйлармын 85 яшькә җиткәндә.


Кушымта:

85 тулганда, без бергә атларбыз,

Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз,

85 булганда, без гел бергә атларбыз,

Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз.

Әкрен генә җитәкләшеп, 95не вакларбыз.


2.Кайчан да миңа да тулса 85 яшем,

Яшь чагымда кебек сиңа җаный дип дәшәрмен.

Утырырбыз кичләрен үткән көнгә сөенеп,

Җылы, йомшак оекларың кидерермен иелеп.

Төнлә уянып синең сулышларың тыңлармын,

Туңмасын дип, өстеңдәге юрганыңны барлармын.

Һәр иртә чөкердәшеп сөтле чәйләр эчәрбез.

Оныкларга үрнәк булып матур итеп яшәрбез.

Үткәннәрне сагынып, тыныч гомер иткәндә,

Нинди уйлар килер башка, 85ем җиткәндә.


Кушымта:

85 тулганда, без бергә атларбыз,

Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз,

85 булганда, без гел бергә атларбыз,

Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз.

Әкрен генә җитәкләшеп, 95не вакларбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100