Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Кызың үзеңнән матуррак җырлый, дисез…»

Җырчы олы кызы Таңсылуның җырлаганын инстаграмга куйган. Әтиләре Булат Бәйрәмов исә гитарада уйнаган.

news_top_970_100
 Ләйсән Гыймаева: «Кызың үзеңнән матуррак җырлый, дисез…»
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Шәхсән үзем җырчы, танылган шәхесләр гаиләләрендәге балаларны бик кызыксынып күзәтәм. Гадәттә, андый гаиләләрдә талантлы егет-кызлар үсә. Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның олы кызлары Таңсылу да шундыйлардан. Әнисе белән «Әйбәт кеше булсаң үзең» җырына клип чыгаргач та, күпләр яратты үзен, тавышы моңлы, йомшак, әнисеннән уздыра, диделәр аның турында. 

Бу юлы Таңсылу Лилия Хәмитова репертуарыннан «Буран дулый» җырын җырлаган. Аны видеога төшереп, әни кеше болай дип язып куйган: «Кызың үзеңнән матуррак җырлый, дисез. Әлбәттә, килешәм! Бу шулай булырга тиеш тә! Балаларыбыз бездән талантлырак, уңышлырак, акыллырак, бәхетлерәк булырга тиеш. Без көчебездән килгән кадәр булышырга гына тырышабыз», — дигән.

«Чынлап та, кызыгыз сезне дә уздыра. Уңышлар аңа»,

«Балаңны мактаган кешедән дә яхшы кеше юк инде ул»,

«Ике талантлы кешедән шундый балалар туарга тиеш тә»,

«Сезнең турында ни генә язсалар да, тавышыгыз үзенчәлекле, Ләйсән. Әллә каян аерылып тора. Беркем белән дә буталмый»,

«Ә нишләп сезнең лентада күпчелек олы һәм кече кызыгыз гына? Уртанчы кызыгызны бик сирәк күрсәтәсез?» — дип язганнар җырчыга инстадуслары. Соңгысына җавап итеп Ләйсән: «Уртанчыбыз видеога төшергәнне яратмый», — дигән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100