Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева кар тозларга өйрәтә

Җырчы Җиләк Кычытканова образында яңа видео куйган.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева  кар тозларга өйрәтә
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/ Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/28-03-2021/l-ys-n-gyymaeva-yashlek-eliksiry-uylap-tapkan-5815272

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов яңа видеолар төшерүен дәвам итә. Яңа видеода җырчы Җиләк Кычытканова образында банкаларга кар тутыра.

Видео инстачыларның кәефен күтәргән, «эчләрем катты көлеп», дигән комментарийлар язганнар.

«Кар тозлыйм. Җәй көне дефицит товар була, базыма төшерәм дә куям. Аннары сатам», — ди ул.

«Күбрәк тутырып калырга тырыш, кар суы помидор рассадаларына, гөлләргә яхшы ул»;

«Җиләк Кычыткановадан берни дә калмый, барысын да тозлый»;

«Уңган-булган да инде бу, Җиләк Кычытканова! Гел тиңнәр юк үзенә»;

«Күбрәк тутырырга тырыш кар эреп беткәнче, акчаны күп сугарсың. Яхшы бизнес», — дип шаярткан иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100