Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева кар көрәүче иренә: «Син - минем героем, син - Шварценеггер»

Иҗади гаилә бик тә актуаль темага видео төшергән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева кар көрәүче иренә: «Син - минем героем, син - Шварценеггер»
https://www.instagram.com/bulat_bairamov/

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева үз йортлары белән яши. Шулай булгач, бу көннәрдә кар көрәп «рәхәтләнәләр». Алар шул темага кызыклы видео да төшергән.

Видеода күренгәнчә, Булат Бәйрәмов «тагын ява инде» дип зарлана-зарлана кар көри. Ләйсән Гыймаева өйдән чыга да: «Рәхәт, кар ява. Кадерлем, кар көрәргә булышыйммы?» — ди иренә.

«О, әйбәт булыр иде», — ди Булат куанып.

«Бер, ике, бер, ике! Син — минем молодецым, син — минем героем. Молодец, булдырасың. Син — Шварценеггер, син - Нурмагомедов, син — тагын кемдер инде шунда. Син көчле. Молодец!» — дип көч биреп тора Ләйсән.

«Рәхмәт, шундый җиңел син булышкач. Рәхмәт», — ди Булат көчкә хәл алып.

«Уф, ардым. Ял итеп чыгам», — дип Ләйсән кереп тә китә.

Бу видео кар көрәп арган халыкның кәефен күтәргән.

«Әле ярый Булат көрәк белән тартмый үзеңә», - дип язган комментарийдан Ләйсән көлсә, «Ничек булса да булыша бит», — дип җавап биргән Булат.

«Болай күңелне үсендереп торгач, эшләмәс җиреңнән эшләрсең»;

«Бу хәтле мактагач, тырышып, кызу-кызу эшли»;

«Ләйсан, лайфхак өчен рәхмәт! Мин дә шулай ярдәм итәрмен әле», — дигән комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

«Бу бит мин. Үземне таныдым», — дип бер ханым нәкъ Ләйсән кебек ярдәм итүен әйткән.

Җырчыларга «сезгә мини трактор кирәк», «түбә астына кертегез» кебек киңәшләр дә биргәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100