Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева ирен балыкка җибәргән дә, минут саен шалтыратып торган

Иҗади гаилә кызыклы видеолар белән инстачыларның күңелен күтәрә.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева ирен балыкка җибәргән дә, минут саен шалтыратып торган
Салават Камалетдинов

Җырчы Ләйсән Гыймаева яңа видео куйган. Видеода ире Булат Бәйрәмов дуслары белән балыкка җыена. Ләйсән: «Дусларың белән бармыйсың, сөйләшеп утырырга үзем барам», — ди. Нәтиҗәдә, Булат үзе генә барырга була.

Булат кармак салуга телефон шалтырый. «Балык эләгәме? Черкиләр күп түгелме? Сагындыңмы? Яратам дип әйт әле», - дип хатыны минут саен шалтыратып тора. Нәтиҗәдә, Булатның түземлеге бетеп, телефонны суга ташлый.

Шуннан Ләйсән үзе килеп җитә. «Нишләп телефонын алмый икән… Елгага төшеп үлде микән? Балыклар ашап бетерде микән дип уйладым?» — ди ул ирен кочаклап.

Бу видео инстачыларның күңелен күтәргән. шат смайликларның исәбе-хисабы юк. Иҗади гаиләгә мактау сүзләре «яудырганнар».

«Мөнәсәбәтләрегез нәкъ шушы видеодагы кебек тоела», — дип язган бер инстачы. Ләйсән Гыймаева аның ялгышуын язган.

«Бу профессиональлек»; «Ләйсән, көлдереп үтерәсез», «Ләйсән, молодец, телефонын алмагач, үзе килеп җиткән», «Килештерәсез, чукынчыклар», - дип комментарийлар калдырганнар.

«Вәт көлдердегез. Чын тормыштан алынган бу», - дип үзен таныган берәү.

«Мин шулай миллион тапкыр шалтыраткач, үзе белән алып йөри башлады. Бала белән үзен генә җибәргән идем. Бала суга төшеп киткән, 40 минуттан юешләнеп кайтып җитте», - дип язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100