Ләйсән Гыймаева: «Хәлем юк, башым һәм тамагым авырта…»
Бу көннәрдә җырчы Ләйсән Гыймаева сәламәтлегеннән зарлана. «Инде менә бер атна хәлем юк, баш, тамак авырта, ютәл „ужасный“, шулай да төшенкелеккә бирелмәскә тырышам», — ди җырчы.
Ул түләүле клиникаларның берсендә тикшеренү дә узган. Короновируска анализ биргән, үпкәләрен тикшерткән, борын, тамак, колакларын күрсәткән. Боларның ул һәммәсен дә инстадусларына сторисларында күрсәтеп, сөйләп барды.
Табиблардан җырчы яхшы һәм начар хәбәр белән чыккан. Яхшысы — анда ковид табылмаган. Начары: Ләйсән Гыймаевада — гайморит.
Җырчы барлык тамашачысына исәнлек-саулык тели, авырмагыз бер үк, авыргач, күзгә бернәрсә күренми, ди.