Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева — «Фуфунья» малай көтә

«Фуфунья»ның бик тә малай алып кайтасы, кайнана буласы килә икән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева — «Фуфунья» малай көтә
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов «Фуфунья» маҗараларын төшерүне дәвам итә. Бу юлы «Фуфунья»ның бик тә малай алып кайтасы килгән. Ул иренә дә үзенең яшерен теләкләрен сөйли. «Син өченчесе дә малай була», — дигән идең, әнә итәк киеп, курчак уйнап, йөгереп йөри», — дип, ире ризалашмый.

«Дүртенчесе малай булачак», — дип, күндерергә тырыша ирен «Фуфунья». Баксаң, ул инде ай календаре буенча да санап куйган, күрәзәче әбигә дә барган, исем дә уйлап тапкан икән. «Дүрт балага нәрсә ашатып бетерәсең?» — дип үз сүзен бирми Бәйрәмов. «Өченчесе өчен ана капиталы бирәчәкләр. Субсидия килеп торачак, өченчесе өчен ала алмаган җирне дә бирерләр», — дип үгетли хатын ирен. Алай да күндерә алмагач: «Син үзең турында гына уйлыйсың. Ә минем кайнана буласы килү инстинктым турында уйлаганың бармы? Минем кайнана буласым килә, киленгә эшләр кушасым, аның белән талашасым килә», — дип елый башлый.

Бу роликның бик кызыклы дәвамы да бар. Аш бүлмәсендә «Фуфунья» калаклап тоз ашап утыра. «Шундый тәмле», — дип иренә дә бирә. Бәйрәмов кабып карый да, фу дип кире төкерә. «Ә син кызлар көткәндә дә шулай тоз ашадыңмы соң?» — дип сорый «Фуфунья»дан. Тискәре җавап ишеткәч: «Алайса булган инде бу, малай икән», — дип сөенешә ир белән хатын.

Инстачыларның күбесе бу роликны чынга алган. «Бик куанычлы хәбәр инде бу. Көтәбез болай булгач малайны»;

«Моның кадәр тоз ашап, игезәк малайлар булыр, Ләйсән»;

«Тырышыгыз малайга, фундамент кирәк бит»;

«Малай әтисенә иптәш, әнисенә горурлык булачак. Кем булса да, бәхете белән тусын», — дигәннәр.

«Вәт китте замана! Артистлар бер-берсен уздырып, дүртенчә бәбиләр алып кайта», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100