Ләйсән Гыймаева дүртенчегә бәби алып кайту хакында: «Бәби табу – ярыш түгел»
Гүзәл Уразованың бәби алып кайту хакындагы яңалыгыннан соң, җырчы Ләйсән Гыймаевага да сораулар килә башлаган.
«Ландыш белән Гүзәл Уразова дүртенчегә бәби көтәләр, сез дә көтмисезме?» — дип сорап язган бер инстачы.
«Мин алар өчен бик шат! Ләкин сорау аңлашылмый. Нигә монда мине кыстырасыз? Бәби алып кайту — ярыш түгел, дип беләм», — дип җавап кайтарган җырчы.