Ләйсән Гыймаева: «Безне ничек мыскыл итсәгез дә ярый!»
Җырчы Ләйсән Гыймаева инстадусларына үзенчәлекле, Италиядә тегелгән хатын-кыз киемнәре күрсәтте. Җырчының сыйфатлы һәм зәвыклы образларын интачылар бик җылы кабул итмәгән.
Инстачылар җырчыны зәвыксыз күлмәкләр кия дип тәнкыйтьли. «Борынгы заман чуваш күлмәге түгелме соң бу?» — дип кызыксынган бер нстачы.
«Тагын нинди халык фольклоры беләсез? Языгыз! Безне ничек мыскыл итсәгез дә ярый бит», — дип җавап кайтарган Ләйсән.
«Бу киемнәрне кисәгез, һичшиксез, бичураның кодагый әбисе буласыз»;
«Берсе дә матур түгел, кара төсне җенем сөйми»;
«Мин бу күлмәкләрне бушка бирсәләр дә алмыйм»;
«Италия, имеш. Әллә мин моданы анламыйм?»;
«Бигрәк зәвыксыз киемнәр!»;
«Ник берсе кулга тотарлык булсын, матур тугел»;
«Мода һава торышы сыман һәрчак үзгәреп тора, гаҗәп түгел. Бик килешә!»;
«Үзеңә ошаганын ал, кешегә карама»;
«Ләйсән, берсе дә килешми, бу кибетләрне кайдан табасыз?»;
«Икенчесе чегән кызлары кия торган күлмәккә охшаган»;
«Борчылмагыз, Ләйсән. Үз гомерендә мода, стиль дигән әйбернең ни икәнен белмәгән томаналар күп ул. Вьетнам базарыннан 800 сумлык күлмәк киеп, борын күтәреп, әллә ни язып ятучылар, көнчеләр алар»;
«Борчылмагыз! Ләйсән бу киемнәрне сатып алмый, ул бары тик реклама ясап акча эшли. Барлык артистлар да шулай эшли хәзер», — дип язганнар Ләйсән Гыймаеваның инстадуслары.