Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов өендә ревизия

Дөресрәге, алар өендә Фифунья ревизия ясаган.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов өендә ревизия
Салават Камалетдинов

Белүегезчә, кызыл эшләпәле Фифунья — ул Ләйсән Гыймаеваның көлкеле образы, икенче бер һөнәре, җырчының актёрлык осталыгын да ачып салган персонажы. Кыскасы, Рамил Шәрәповның Шәрәпҗаны булган кебек, Ләйсәннең Фифуньясы бар. Менә шул Шәрәпҗан, Фифуньялар бүгенге көндәге кызык һәм кызганыч күренешләрне, тормыштагы башка сыймаслык хәлләрне кешеләргә уен-көлке белән бергә үреп җиткерергә тырыша.

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның ВКонтактедагы сәхифәсенә куелган видеодан күренгәнчә, бу юлы Фифунья өйдә ревизия ясаган. Шкафны ачып, запасларны санаган ул. Он, шикәр комы, ярмалар, сыек май, бәдрәф кәгазе кебек кирәк-яракларны барлаган. «Ике генә капчык он җитәрме икән?» — дип борчылгач, Фифуньяның кадерлесе: «Җитә, җитә, сиңа да, миңа да җитә, тычканнарга, күселәргә дә җитә!» — дип җавап кайтарган.

Бу видео астына: «Сезнең арада да бармы шундый хәстәрле кешеләр?» — дип сораган Ләйсән. Ләкин әлеге сорауга җавап бирүче табылмаган. «Ләйсән, театральныйга барасызмы әллә?», «Икенче һөнәр бу сезнең», «Бәдрәф кәгазе әзрәк булган түгелме? Шулкадәр ашагач…», «Сагындыргансыз», «Камал театры артистлары!» — дип хуплаганнар һәм көлгәннәр җырчының виртуаль дуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100