Ләйсән Гыймаева бәбидән соң ничек ябыга?
Җырчы төпчек кызы Зәйнәп ярдәме белән ябыгу өчен күнекмәләр ясый.
Өч кыз әнисе, җырчы Ләйсән Гыймаева бала тапканнан соң нормага кайту өчен, физик күнегүләр ясый башлаган. Бу эшкә ул апрель аенда туган кечкенә кызы Зәйнәп белән бергәләп керешкән. Уртак күнегүләрен җырчы үзенең "Инстаграм"ында күрсәтте.
"Миннән: "Бала тапканнан соң ничек ябыгасыз?" дип сораучылар күп. Ябыга алмыйм шул әле. Физик күнегүләр белән генә булмый, ашауны көйләргә кирәк", - дигән Ләйсән.
"Миннән: "Бала тапканнан соң ничек ябыгасыз?" дип сораучылар күп. Ябыга алмыйм шул әле. Физик күнегүләр белән генә булмый, ашауны көйләргә кирәк", - дигән Ләйсән.
Җырчы бүгеннән дөрес туклану марафонын башлап җибәрүен дә язган. Үзенең "арбасы"на утырырга теләүче "подписчик"ларын да дәшкән.