news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева бәби көтәме?

Иҗади гаилә яңа видео куйган.

news_top
Ләйсән Гыймаева бәби көтәме?
Салават Камалетдинов

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов яңа видеоларын иң актуаль темаларга төшерүләрен дәвам итә. Ләйсән Булатны Президент булырга өнди, космоска теләкләрен җибәрергә куша. Ә инстачылар Ләйсәннең иркен күлмәк киюеннән шикләнә.

«Бәби көтәсезме?», «Өч тапкыр карадым, дүртенчегә бәби көтәләр кебек тоелды», дип комментарий калдырган инстачылар.

Әмма җырчы сорауларны җавапсыз калдырган.

Булат Бәйрәмов өчен тавыш бирергә риза инстачылар күпсанлы канәгать смайликлар тезгән.

«Булат өчен биш куллап тавыш бирергә әзер»; «Һәрвакыттагыча! Хатын этеп-төртеп тормаса, ирләр гитара чиртеп утыра инде», дип тә язган артистларның тугры тамашачылары.

Ләйсән Гыймаеваның дүртенче бала турындагы җавабы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар