Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева Азамат Булатович белән: «Дүртенчедә малай алып кайтырга кирәк»

Җырчы коронавирус булу сәбәпле выпискага кертмәүләрен, баланы алып чыкканны урамда каршылауны язган

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева Азамат Булатович белән: «Дүртенчедә малай алып кайтырга кирәк»
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Җырчы Ләйсән Гыймаева апа булу шатлыгы белән уртаклашкан:

«Ураа! Апа булдым. Яраткан энемнең гаиләсендә малай туды — Гыймаев Азамат Булатович. Бәхетле, игелекле, озын гомерле бала бул, бәләкәч! Әти-әниеңә шатлык-куанычлар алып кил! Без сине инде хәзер үк бик нык яратабыз», — дип язган ул.

Ләйсән Гыймаева выпискага кертмәүләрен, баланы алып чыкканны урамда каршылауны язган.

«Син аңа түтәй буласың инде, апа түгел», — дип язганнар аңа. Ләйсән моның белән килешкән. «Нәкъ шулай, түтәй булам», — дип язган ул, смайлик куеп.

«Түтәй дию матур түгел. Бер матур исем табарсыз әле. Дәү апа, алма апа, матур апа», — дип киңәш иткәннәр аңа.

«Җырчы апа», — дигән киңәш бирүче дә бар.

Җырчының ире дә, энесе дә Булат булуына укучылары шатланган, яшь гаиләгә бәхет теләгән.

«Киленегез белән энегез бер-берсенә шундый нык охшаганнар, бәхетле әти-әни булып яшәсеннәр!»

«Башта сез тапкан дип торам. Аннары фамилиясенә карадым да, сезнең түтәй икәнне аңладым. Супер!»

«Ләйсән, дүртенче тапкыр малай алып кайтырга кирәк!»

«Ләйсән, бик килешә, үзегезгә бер егет алып кайтырга кирәк», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100