Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Фәтхетдинова: «Мин 33 ел элек балыкның иң яхшысын каптырдым инде»

Җырчы Салаватның хатыны Ләйсән Фәтхетдинова тәмле ризыклар әзерләп, тормыш иптәшенең кәефен күтәрә. Аңа 33 ел элек эләккән балыкның иң яхшысы икәнен яшерми ул.

news_top_970_100
Ләйсән Фәтхетдинова: «Мин 33 ел элек балыкның иң яхшысын каптырдым инде»
https://www.instagram.com/p/B8hFjQ6IWNa/?utm_source=ig_web_copy_link

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тормыш иптәше Ләйсәннең балык чистарту моментын төшереп, Инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган. «Җәмәгать, берничә көн чирләп ятам. Хатын нәрсә генә ашатмый, бүген менә балык каптырып кайткан. «Ашан»нан», — дип сөенеп сөйли Салават Фәтхетдинов. «Мин балыкның яхшысын33 ел элек каптырдым инде, монысын сатып кына алдым. Советлар чорында балык көне кайчан иде әле? Чәршәмбеме, пәнҗешәмбеме?» — дип сорый җырчының хатыны. «Кайда сишәмбе, кайда пәнҗешәмбе иде. Менә бүген пәнҗешәмбе, туры да килеп тора. Менә шулай тозлап, борычлап, тәмләп балык ашарга теләк бар. Барыгызга да тазалык, сәламәтлек телибез! Чирләмәгез, зинһар өчен, исән-сау булыгыз!» — дип матур теләкләрен яудырды җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары Салават Фәтхетдиновның сәламәтлеге өчен борчыла башлаганнар:

«Күз тигәндер сезгә, Салават Зәкиевич. Әбиләр укысыннар! Авырмагыз инде! Сез безгә бик кирәк!»;

«Салават, авырма инде, тәмле балык кыздыра бит хәзер Ләйсән»;

«Сишәмбе — сөтле, пәнҗешәмбе — балык көне»;

«Балыкның яхшысы эләккән»;

«Бигрәк мөлаем икәнсез, Ләйсән ханым!» — дигән җылы сүзләрен дә кызганмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100