Ләйсән Дусаева мизгел эчендә шәрә калган
"Бу куркыныч төш кебек булды", - дип язган телейолдыз.
Россия телевидениесе алып баручысы, тумышы белән Казаннан татар кызы Ләйсән Дусаева кызганыч та, көлкеле дә хәл турында язган.
"Бу куркыныч төш кебек булды. Ә иң котычкычы - бу чынлыкта булды. Оятымнан җир тишегенә кереп китәсе килә.
Күлмәгемдә "молния" аерылды. Бах - һәм минем "тыл" секунд эчендә шәп-шәрә калды. Матур күлмәк, молниясе аркада гына түгел, ә аска кадәр иде. Шул күлмәк мине бик ямьсез күренештә калдырды - мин мизгел эчендә шәрә калдым!
Бу хәл шимбә көнне булды. Мин тренингыма укучылар көтә идем. Дәресләр подвалда бара, һәм барысы да бу урынны таба алмый. Кемдер соңга кала иде. Мин бераз дулкынландым. Телефон шалтырады һәм мин очрашуга ыргылдым. Биек баскычны зур-зур атлап үтмәкче идем, молнияле тар күлмәгем чыдамады һәм... шартлады! Мин кулым белән аны япмакчы булдым, аркамны стенага терәп, бәдрәфкә таба шуыштым. Анда молнияне рәтләп азапландым. Бәхетемә, рәтли алдым", - дип язган Ләйсән.
⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀