Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Басыйрованың тәнкыйтьләүчеләргә җавабы: "Минем кемлегемне сез әле белмисез"

Ләйсән Басыйрованың тәнкыйтьләүчеләргә җавабы: "Минем кемлегемне сез әле белмисез"

news_top_970_100
Ләйсән Басыйрованың тәнкыйтьләүчеләргә җавабы: "Минем кемлегемне сез әле белмисез"
Башта исегезгә төшерик: "Болгар кызлары" триосы солисты (хәзер инде элекке солисты, чөнки бу хәлләрдән соң ул бүтән анда эшләми) Ләйсән Басыйрова үзенең инстаграмында ваннадагы фотосессиясеннән фотолар элгән иде. Моңа хурланып, трио продюсеры һəм солисты Айгөл Зəйнуллина "Болгар кызлары"ның Инстаграмдагы битендə Ләйсән өчен тамашачылардан гафу үтенеп пост урнаштырды. Озак та үтми, "Болгар кызлары" триосы төркеме солисты Ләйсән Басыйрова, үз аккаунтында интим фотолар урнаштыру белән бәйле гауга чыгу сәбәпле, төркемнән китте.

Инде мөнәсәбәтләр ачыкланды, дип уйлый гына башлаган идек, юк икән - соңгы сүзләр әйтелмәгән әле. Шушы көннәрдә Ләйсән Басыйрова Инстаграм битендә хәрби егет белән төшкән фото куйган һәм язган: "Җилбәзәк тормыш алып бара дип әйтүчеләргә җавап бирәм: менә сезгә чәйнәр өчен тагын бер сәбәп. Минем кемлегемне сез әле белмисез, шуңа күрә әйдәгез елмайыйк һәм куллар болгыйк!

Аралашу даирәсен чикләдем. Беләсезме, миңа хәзер рәхәт. Икейөзле кешеләрне күрәсем килми. Алар сиңа яхшылык эшләгән булып кылыналар, ә артыңда синең нинди начар икәнлегең турында сөйләнеп йөриләр. Бөтен кешегә дә синнән нәрсә дә булса кирәк, ә хәлең ничек икәнен сорый алмыйлар. Бик аз кеше белән генә төнге өчтә вакытны онытып, бар нәрсә турында сөйләшеп була", - дип язган Ләйсән Басыйрова.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100