Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар зур шатлыклары белән уртаклаша

Алар ремонттан соң мунчаларын күрсәтте.

news_top_970_100
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар зур шатлыклары белән уртаклаша
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Башкортстанда яшәүче иҗади гаилә Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар ремонттан соң мунчаларын күрсәтте.

Инстачылар «бу мунча гына түгел, бу зур йорт кебек» дип бәя биргәннәр. Видеода мунчаның чыннан да иркен булуы күренә.

«Ммм... Яктырткычлар, романтика, хамам, чабыну бүлмәсе, тозлы ташлар белән», — ди Ләйлә.

«Кыйммәтле таш, 60 мең тора», — ди Рөстәм мунча миченә салынган ташларга ишарәләп. Видеодан күренгәнчә, миче дә гади генә түгел, ә «челтәрле».

Иҗади гаиләнең виртуаль дусларының бер төркеме «шәп мунча», «текә булган» ише комментарийлар язган, игелеген күрүләрен теләгәннәр, тырышлар дип мактаганнар.

«Мунча мондый булгач, өегезне дә күрәсе килә инде», «Чабынганыгызны да төшерегез инде», «Ярыйсы гына, мондый мунча күргән бар», «Салкын булмасмы? Бик зурга охшаган», «Бу кадәр зур мунчаны ничек җыештырып бетерерсез», «Нәрсәгә шундый зур мунча? Сез анда бөтен колхоз белән юынасызмы әллә? Анда бит яшәргә була», «Артист халкы гомер буе зарлана акча җитми дип. Нинди зур йортлар салып куя, ичмасам, мактанмагыз инде», — дип язганнар икенче төркемдәгеләр.

Видеода мунчага беренче керегә торган балаларны әтисе кулыннан тартып артта калдыра, чөнки видеога төшерүче хатынын кертеп җибәрәсе бар. Инстачылар артистларның бу гамәлен гаепләп чыккан. «Пиар, мактану өчен балаларын йолкып кына аталар», «Бер дә матур түгел бала белән шулай кылану», «Видеога төшерә башлаганчы балаларга аңлатырга иде», «Балаларга башта олылар керсен дип матур итеп кенә кисәтү ясарга була бит», — дип канәгатьсезлек белдергән алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100