Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиевага инстачы: «Әниең яныннан кайтканың да юк, кайнанаңны да якын ит»

Башкортстан җырчысы әнисе һәм гаиләсе белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
Ләйлә Галиевага инстачы: «Әниең яныннан кайтканың да юк, кайнанаңны да якын ит»
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева гаиләсе белән әнисе янында ял итә. Ул әнисе һәм гаиләсе белән ятып каен җиләге ашаган видео һәм фотолар куйган.

«Җәйге ялларны әни янәшәсендә авылда ешрак була алуым өчен яратам», — дип язган җырчы видео янына.

Иҗади гаиләнең тормышын күзәтеп баручыларның берсе: «Әниең кырыннан кайтканын да юк инде, балакаем. Кайнананны да якын ит. Артистлар күбрәк кайнаналарын хөрмәт итә, малаен яраткансың бит», — дип язган.

«Без анда да кайтабыз», — дип җавап биргән җырчы.

«Әни якынрак инде», — дип дәвам иткән икенче инстачы.

«Кайнанаң белән төшкән фотолар бер дә куймыйсың», — дип язган тагын берсе.

«Килен кеше кайнана янында фотога төшеп йөримени инде, алар анда эшлилэр. Үз әниең янында нәрсә эшләсәң дә була. Молодцы, бик матур. Бик әйбәт, кайда рәхәт, шунда йөрсеннәр», — дип яклаган тагын икенчесе.

«Каен җиләген юка яфрагына төреп ашасаң бик тәмле була. Кыстыбый дип әйтә идек без аны», — дип балачагын искә төшергән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100