Ләйлә Галиева үзе генә ике йортта ремонт ясаган видеосын куйган
Башкортстан җырчысы кызларына «йорт» ясаган.
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева кызларына өй ясаган. Матур обойлар «ябыштыруын» видеога да төшергән. Видеода ул ир-атлар инструментлары белән эшләүдән тәм табуы, кадаклар яратуы турында сөйли. Әтисе дә «төпчек малаем» дип йөргән икән.
Җырчы әзер йортны да күрсәтә. «Идәненә паласлар җәйдем, «тарттырылган түшәм» ясадым», — ди ул. Кызлары әзер йортка уенчыкларын алып кергән һәм уйнарга да керешкән.
Җырчы «кызып китеп» өйдә плинтуслар да беркетеп чыккан.
Инстачылар Ләйләнең уңганлыгына соклануларын белдереп, комментарийлар калдырган:
«Вәт шәп хатын»»;
«Рөстәм оператордыр инде»;
«Рөстәмгә эш калмый инде»;
«Кызларга саф һавада бигрәк шәп «йорт» булган;
«Ай, молодец. Иренмәс җан да инде үзегез. Бик матур булган»;
«Чибәр ханым! Белү мәҗбүри булмаган эшләрне дә белә. Сокланам».