Ләйлә Галиева «Рәнҗетмәгез хатын-кызны» җырына клип төшергән
Яңа клипны музыкаль мәйданчыкларда карарга була.
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева «Рәнҗетмәгез хатын-кызны» дигән җырына клип төшергән.
«Рәнҗетмәгез хатын-кызны» дигән җырыма өр-яңа клип. Һәрберебезнең тормышында хатын-кызның роле зур. Ул беренче чиратта — Әни кеше! Рәнҗетмәсәк, үпкәләтмәсәк, авыр сүз дәшмәсәк иде нәфис затларыбызга. Һәр хатын-кыз бәхетле булырга тиеш!», — дип язган җырчы.
Яңа җырның авторлары — Эльвира Сафина һәм Гүзәлия.
Яңа клипны караучылар «күңелгә үтеп керерлек мәгънәле җыр» дип бәя биргән.